Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:25

1989 елның 17-18 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтае узды. Белгечләр арасында Татарстанның бүгенге уңышларында бу корылтайның өлеше зур дип әйтүчеләр дә бар.

Күпләр фикеренчә, нәкъ шушы корылтай татар милләтенең киләчәгенә зур өметләр уятуга этәргеч бирә. Әлеге корылтайга 20 ел тулу уңаеннан Тарих институтында анда сөйләнгән һәр сүзне үз эченә алган (стенограмма) китап басылып чыкты.

Фәрит Солтанов

Фәрит Солтанов

Галим, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәре, әлеге корылтайны оештыручыларның берсе Фәрит Солтанов сүзләренчә, мөнбәрдән һәм залдан сөйләнгән сүзләр бер әйбер, ә чын театр сәхнә артында барган.

"Обком вәкилләре, мисал өчен, Морозовлар корылтайны көндезге икедә үк ябу таләбе куя башладылар. Без аларга сәхнәгә чыгыгыз да бу хакта үзегез халыкка әйтегез, дип белдердек. Мондый моментлар оештыру эшләрендә һәм чара вакытында да күп булды", ди Солтанов.

Аның фикеренчә, бу корылтай бөтен татар хәрәкәтен кузгатып җибәрү вазифасын башкара. "Татар алдында торган бөтен проблемнар да анда киң итеп күтәрелде. Ә аннан соң инде Шәймиевләр үз кулларына алып, Конгресс төзеп куйдылар. Корылтайда күтәрелгән кайбер эшләр эшләнде дә. Аннан соң халык тынычлабрак калды, чөнки ашау кайгысы басты, икътисади кризис башланып китте", ди Солтанов.

"Артында обком торуын үзем дә сизә идем"

Милли Мәҗлес рәисе, тарих фәннәре кандидаты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, обкомга һәм түрәләргә тел-теш тидертмәү һәм оешканда ук эчке каршылыклар туу иҗтимагый үзәк эшчәнлегенә баштан ук тискәре йогынты ясый.

"Татар иҗтимагый үзәген төзү мәсьәләсе 1988 елда күтәрелгән иде. Җәен оештыру җыелышы үтте һәм анда 11 кешелек оештыру комитеты төзелде. Көзен Бауман урамындагы Мәгариф йортында зур гына җыелыш та үткәрдек. Аннары корылтайга килеп җиттек. Ул дөньяның кайнап торган еллары иде. Ул вакытта Советлар берлеге һәм коммунистлар фиркасе кыл өстендә булса да, алар әле аякларында нык тора иделәр. Аларга каршы демократлар көчле чыгышлар ясады.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Хәзер татар иҗтимагый үзәге турында төрле сүзләр йөри. Артында обком, хакимият торган дип әйтүчеләр дә бар. Анысы да булгандыр, мин аны үзем дә сизә идем. Иҗтимагый үзәкне үз кулларында тоту өчен ул абзыйларны безнең арага да керттеләр. Әмма барыбер халык шаукымы, халык ташкыны көчлерәк булды.

Корылтайга җыелган халык та, чыгыш ясаучылар бу чарага халыкчан милли төсмер бирде. Мин чыгышымда милли мәсьәләләр белән бергә коммунистлар фиркасенең хакимияткә ябышып ятуын, сайлауларның гаделсез үтүен дә күтәрдем, чөнки халык депутатына намзәт булып чыккан идем.

Миңа каршы хакимиятне яклап Азат Зыятдиновның чыгыш ясавын хәтерлим. Милли кыяфәтле, түбәтәйле булсалар да, безнең арага кергән кешеләрнең бер өлеше хакимиятне һәм коммунистлар партиясен яклап чыгыш ясый иде. Обкомнан Рафаил Хәкимов һәрвакыт хакимиятне яклады, ул аны яшереп тә тормады. Хакимиятне яклаучылар фикеренчә, әзрәк үзгәрешләр булсын, тик коммунистлар партиясенә һәм хакимияткә генә тимәсеннәр.

Ни генә булмасын, бу чарада милли мәсьәләләр беренче урынга чыкты. Мәскәү тәнкыйтьләнде, татар мәктәпләренең кирәклеге әйтелде. Хәтеремә нык сеңеп калган – залда дин әһелләре бик күп иде. Алар чалмалардан, ак яулыклардан утырдылар. Җыелган халык чарага милли һәм дини төсмер бирде. Беренче тапкыр бу чарада динилек күренде. Ул вакытларда чалмалы татарларның җыелуы бөтенләй юк иде бит әле", ди Бәйрәмова.

Бәйрәмова сүзләренчә, эчке каршылыклар һәрвакыт милли хәрәкәткә тискәре йогынты ясаган һәм көчсезләндергән дә.

"Оештырылган көннән милли хәрәкәт икегә бүленгән иде инде. Бер өлеше барыбер хакимиятне якларга тырышты, обкомга сүз әйттермәде. "Казан Кирмәненә, партиягә, Шәймиевкә сүз әйтмәгез", дип белдерә иделәр. Безнең бик күп көчебез менә шушы эчке каршылылкарны җиңү өчен китте. Мәрхүм, урыны җәннәттә булсын, Иҗтимагый үзәк рәисе Марат Мөлеков та хакимияткә сүз тидермәү ягында иде. Аннан соң инде без 1991 елларда тагын да кискенрәк сүзләр әйтү өчен "Иттифакъ" фиркасе оештырдык. Без бәйсезлек мәсьәләсен кабыргасы белән куйдык", дип искә ала ул елларны Бәйрәмова.

"Русия күләмендәге татар факторы турында уйларга кирәк"

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов фикеренчә, Татарстанның бүгенге уңышларында Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаеның өлеше зур.

– Бу корылтайда куелган максатлар дәүләт програмнарына да керде. Әлеге максатларны дәүләт үз өстенә алды һәм алга таба шул юл белән киттек.

Соңгырак вакытларга күз салсак, иҗтимагый үзәкнең эше сүлпәнрәк барды. Аны аңларга да була, чөнки төрле фиркаләр килеп чыкты. Бу хәрәкәт бүген мескен хәлдә дип һич кенә дә аны гаепләргә ярамый. Аның бүген шундый булуы табигый әйбер, чөнки ул үз эшен эшләде инде. Иҗтимагый үзәккә зур рәхмәт белдерергә кирәк.

Бүген искечә эшләп булмый, чөнки замана нык үзгәрде. Хәтта фиркаләр дә яңача рәтләп эшли алмый. Хәрәкәт дигәннән, оешма бар һәм халыкта, зыялыларда булган фикер бар. Менә бу яктан караганда, хәрәкәт калды, чөнки мин язучылар, интеллигенция, галимнәр белән аралашам, алар күңелендә милли хәрәкәт рухы әле дә яши. Ул яшьләр күңеленә дә сеңде. Нәкъ менә шушы күзлектән караганда, беренче корылтайга һәм иҗтимагый үзәк эшчәнлегенә зур бәя бирер идем.

– Татарстанга бүген көчле милли хәрәкәт кирәкме соң, алай да?

– Бу сорауга тиз генә җавап табып булса иде... Без теге заманда суверенитет дидек. Бүген исә бөтен дөньяда суверенитетка мөнәсәбәт үзгәрде. Европада суверенитет дигән сүзне кулланмыйлар да, анда субсидиарность дип әйтәләр.

Тарих институтында, без үзебезчә, милли идеология турында уйлыйбыз. Бүген ул тарихка күчте. Без хәзер берсен дә төшереп калдырмыйча бөтен татар авылларының тарихын яза башладык. Бу тарих халыкның рухын күтәрә, киләчәккә өмет тудыра.

Татар тарихының җиде томлыгы әзерләнеп бетеп килгәнгә, без авыллар тарихы белән шөгыльләнергә карар кылдык. Монда Русия төбәгендәге һәрбер татар авылы, татар шәһәре тарихы язылачак.

– Сезнең фикерегезчә, Тарих институты татар тарихын язып милләткә үз өлешен кертә. Шулай булгач, мәгариф министрлыгы милли мәгарифне яхшы укытып милли рух кертергә, мәдәният министрлыгы татар мәдәниятен күтәреп, татар сәнгатен сәхнәгә куеп миллилекне күтәрергә тиеш буламы?

– Әлбәттә! Мин бүген милли үсешкә киң карашта карыйм, мин аны киң хәрәкәт дип атыйм. Безнең үзебезнең көне-төне гел татарча гына сөйли торган телеканал булса иде! Аны кеше гел карамаса да, элдереп куйгач, гел татар телен ишетеп торыр иде. Колакка сеңеп тора торган телеканал булса иде! Безнең ТНВ урысчадан татарчага, татарчадан урысчага күчеп тора. Татарча гына сөйли торган каналның тәэсире көчле булачак. Аңа ирешсәк, бу зур адым булыр иде.

– Дәүләт оешмаларында да татар теленә караганда рус теленә күбрәк өстенлек бирелә. Мәдәнияткә һәм сәнгатькә килгәндә дә шул ук хәл. Татарча кинолар төшерелми диярлек. Бу яктан караганда мәсьәлә бик җитди күренә.

– Әлбәттә, шулай. Әмма мин үзем пессимист түгел. Дөньяда инде бөтенләй беткән һәм үлгән телләр дә булган. Ивритны торгыздылар, Уэльстагы тел дә яңадан кайтты. Андый мисаллар бар. Дөньяда глобализация бара, әмма төбәкләрдә дә аңа каршылык үсә.

Бүген милли үсеш кешенең үзеннән, гаиләдән тора. Әгәр гаилә моңа борылса – бу бик зур адым булачак. Мәгариф министрына килгәндә, аның министрлыгында татарча гына сөйләшәләр. Хәзер күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Хәзер син тегеләй эшлә, болай эшлә дип Мәскәүдән дә, Казанда да әйтмиләр. Кем ничек эшне куйган, ул шулай барачак. Оешмадан, һәм аның җитәкчесеннән генә торачак.

– Алай да, татарның үз дәүләте булу турында мәсьәлә әледән-әле көн кадагына күтәрелеп торырга тиешме соң?

– Минемчә, Татарстан бөтен Русия сәясәтенә тәэсирен көчәйтергә тиеш. Менә монысы – төп максат. Татар Татарстанда гына түгел, Башкортстанда, Уралда, Себердә һәм башка төбәкләрдә дә яши. Урал якларында бер миллион, Башкортстанда миллионнан артык татар яши. Без бүген татар факторы турында Русия күләмендә уйларга тиешбез. Нәкъ менә бу очракта гына көчәячәкбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG