Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Pussy Riot кызларын тоткарлаганнар


Сочида Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм тагын бер Pussy Riot төркеме активистын тоткарлаганнар. Кызлар твиттерда хәбәр иткәнчә, алар җинаять эшләүдә шикләнелеп тоткарланган.



Журналист Евгений Фелдьман хәбәр иткәнчә, кызлар Сочидагы кунакханәләрнең берсеннән нәрсәдер урлауда шикләнелә.

Төркем Сочига чираттагы Pussy Riot акциясен уздырырга - "Путин сине ватанны сөяргә өйрәтәчәк" дигән җыр башкарырга килгән булган.


Кичкә активистларны чыгарганнар.
XS
SM
MD
LG