Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар мәдәниятендә белгечләр җитми"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Хәкимовка мактаулы исем тапшыра
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Хәкимовка мактаулы исем тапшыра

"Азатлык" хәбәрчесе Себердә татар тамашачысын югары һөнәри осталыктагы татар музыкасы, театры белән таныштыручы Фәрит Хәкимов белән әңгәмә корды.

"Әтиебез Хафиз ага гармунда шәп уйный иде. Абыем Фәрит тә итек басучы әти янына кергән күрше-тирәнең сөйләшкәнен тыңларга, алар алдында үзенең белгәннәрен уйнап күрсәтергә ярата иде. Аннары мәктәптә баянчылар түгәрәгенә йөрде ул. Бергәләшеп авылларда концертлар куйдылар алар. Фәрит абый шулкадәр яратты мәдәниятне, мәктәпне тәмамлагач та, Тубылдагы мәдәни-агарту училищесына укырга китте. Аның белән генә тынычланырлык түгел иде аның күңеле – училищедан соң, Чиләбе мәдәният институтына юл алды. Эшләргә авылга чакырсалар да, монда гына басарлык түгел иде аның йөрәгендәге ялкынны. “Төзүче” мәдәният сараена килеп, “Төмән нурлары” ансамблен оештырды. Соңыннанрак ансамбль хорга әверелде. И гөрләде инде өлкәбез ул вакытта. Аннары өлкә татар мәдәният үзәге оешты. Башка мәдәният оешмаларында ул вакыттагы авыр елларда утырырга урындык та юк. Ә Фәрит абый кибет җитәкчеләренә, җитештерүчеләрнең үзләренә барып, аңлатып, барлык кирәк әйберен таба белә иде. Казаннан иң шәп гармун, баяннар ясатып алып кайтуы гына ни тора! Аларны ясатыр өчен башкалар бер-ике ел чират тора иде.

"Төмән нурлары" хоры
"Төмән нурлары" хоры
Үзәктә эшләп киткән хореография, уен кораллары, театр студияләре иң шәп белгечләрне үзләренә җыйдылар.

1990нчы еллардагы Сабантуйлар турында әле дә сагынып сөйлиләр. Анда барысы да әби-бабалардан килгән гадәт буенча, тәртибе белән генә оештырылды, унар мең кешене җыйдылар алар. Хәзерге Сабантуйлар елдан-ел халык өчен кызыксызга әйләнеп бара.

Ул елларда “Яңарыш” эшләп китте, үзәккә алып баручы итеп чакырылган Наил Алан “Дусларга сукмак”ның мөхәррире итеп билгеләнде. “Салават күпере” булып башланып киткән балалар иҗаты фестивале әле дә “Таң йолдызы” исеме белән дәвам итә", дип искә алды Фәрит Хәкимовның сеңлесе, үзе дә биючеләр әзерләгән Рәшидә Мостафина.

Чынлап та өлкәбездә фольклорны үстерү, татар мәдәниятен күтәрү юлында чиксез зур уңышларга ирешелә туксанынчы елларда.

Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова яраткан оештыручылары белән
Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова яраткан оештыручылары белән
"Аннары Төмән өлкә мәдәният үзәге ябылды, барлык милләтләрне дә милләтләр мәдәнияте сараена туплаганнан бирле мин анда эшләмим, - дип сөйли Фәрит Хәкимов. – Мәдәният бүлегенә генә калдырылгач, анда тулы көчкә эшләп булмаслыгын аңладым. Чынлап та, мәдәният эше нык сүлпәнәйде, сыйфаты түбән тәгәрәде. Тик мәдәниятсез яши алмыйм мин. Бөтен тормышым, яшәешем шуңа бәйләнгән. Халык миннән килеп сорый: ник алай түгел, ник болай? Мәдәният бетә дип, татар җыр-биюсез яши алмый бит ул.

Татарстанның иң шәп җырчылары, театрлары белән якташларымны якыннанрак таныштырырга алындым. Бу бер дә җиңел эш түгел, әлбәттә. Мәдәният сарайлары белән сөйләшәсе, зал тулы тамашачы җыясы искиткеч зур көч таләп итә. Алай да мин акча өчен тырышмыйм, артистларның програмнарын карап алгач, сыйфатыннан канәгать калгач кына чакырам. Килергә теләүчеләр чиксез.

Халык турында да уйларга кирәк, аларның кесәсе төпсез түгел бит. Нәтиҗәлерәк эшләү өчен төрле юлларны эзлим, табарга тырышам. Берничә ел рәттән югары дәрәҗәдәге Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, төрле театрлар килделәр. Әле күптән түгел генә туп-тулы зал Рәшит Ваһапов исемендәге “Татар моңы” фестивале лауреаты Ришат Төхвәтуллинны алкышлады. Төмәннәрнең халык җырларын яратып тыңлаулары минем өчен чиксез шатлык, димәк, тырышуларым юкка түгел. Алар сәнгатьне аңлыйлар. Концертларда өлкә татар Конгрессы булдырган “Бездә ятим бала юк!” акциясенә ярдәм итүләрен үтенеп тамашачыга мөрәҗәгать белән чыгам. Ришатның Төмән һәм Тубылда үткән концертларында гына егерме мең сумга якын акча җыеп алдык".

Төмән өлкәсе татар хәрәкәте активистлары арасында
Төмән өлкәсе татар хәрәкәте активистлары арасында
Сентябрьдән май аена кадәр Фәрит Хәкимов унбишләгән концерт, театр тәкъдим итә тамашачыга. Һәрберсе алдыннан йөзләгән оешманы әйләнеп чыга, авыл, шәһәр башлыклары, депутатлар белән сөйләшә, милләттәшләребезгә рухи байлыксыз яшәүнең утсыз яшәүгә тиңлеген аңлата. “Матур-матур көйләр иҗат итүче композиторлар бар, алар белән әдәби кичәләр үткәрәсе килә. Ләкин үз бинабыз юк, башкаларның арендасы кыйммәт. Белгечләребез дә җитәрлек, менә дигән композиторларыбыз, биючеләребез бар. Тик алар мәдәният өлкәсенә хезмәт итмиләр. Бу өлкәдә күбрәк очраклы кешеләр урын алган. Булган белгечне мәдәният өлкәсен аңламаган оештыручылар куллана белмиләр, аны йә биздерәләр, йә аңа кызык түгел эшкә этәрәләр. Монда финанс кына беренче урында тормый.

Мәдәният өлкәсе – бик четерекле, авыр хезмәт. Алай да әле оптимист булып кала бирәм – киләчәктә шул белгечләрнең бергә тупланасына ышанам. Хәзер мәдәниятне саклап калу өчен югары белемле белгечләр кирәк. Тел дә югалып бара, мәдәниятне онытырга ярамый", дип көрсенә Фәрит Хәкимов.

Сызлана, сыкрана белгеч, тик тулы көчкә эш итәргә мөмкинлек бирсәләр дә, сәламәтлеге аяк чала шул хәзер. Ходай биргән сәләтен ул барыбер милләтенә хезмәткә кулланырга тырыша. Бу уңышлары, тырышлыгы лаеклы бәяләнә: 50 еллык юбилеена Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы “Мәдәнияттәге уңышлары өчен” мактаулы билгесе белән бүләкләсә, җәен үткән федераль Сабантуйда атказанган мәдәният эшлеклесе исеме белән зурлады.

Фәрит Хәкимов күңелен төшермәве, алга карап эш итүе, яңа идеяләргә бай булуы белән аерылып тора. Төмәннәрне март аенда Ризван Хәкимов һәм Салават концертлары көтә.
XS
SM
MD
LG