Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эхо Москвы"га яңа генераль директор куелды


"Эхо Москвы" радиостанциясе акционерларының җыелышы карары белән генераль директорны алыштырдылар.

1992 елдан җитәкчелек иткән Юрий Федутинов вакытыннан элек урыныннан алынды. Аның урынына "Голос России"ның элекке топ-менеджеры Екатерина Павлова куелды.

Павлова 10 ел дәвамында ВГТРКның "Вести" мәгълүмат програмында продюсер һәм шеф-редактор булып эшләде. Аннан соң ул 2010 елдан 2013 елга кадәр "Голос России" радиостанциясе рәисе урынбасары булды.

"Эхо Москвы"ның түрәсе ник алышынуга карата әлегә аңлатмалар юк.
XS
SM
MD
LG