Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52

Акмәчәттә кырымтатар орнаментлары тикшерелде


Рөстәм Скибин Сорочински ярминкәсендә

Рөстәм Скибин Сорочински ярминкәсендә

Акмәчеттә "EL-ÇEBER" ("Осталар иле") төркеме студиясендә кырымтатар фольклоры, милли орнаментлар темасына багышланган семинар үтте.

Семинарны "Чатыр-Дагъ" (Кырымдагы тауның исеме) берләшмәсе җитәкчесе, "Крымский стиль" проекты авторы, кырымтатар рәссамы Мамут Чурлу оештырды.

Семинарда чыгыш ясаган белгеч Әнвәр Сәфәров кырымтатар әкиятләре, фольклоры, милли орнаментларның мәгънәсе, аларның фольклор белән ничек бәйләнгәне, кырымтатарларның Кырым табигате белән эләмтәсе хакында кызыклы мәгълүматлар бирде. Ул кырымтатарлар арасында киң таралган "Алтын бишек" кебек символик риваятьнең мәгънәсе хакында сөйләде.

Алтын бишек – кырымтатар халкы яшәгән җир, бу бишек гасырлар буе халыкны саклап килгән. Дошманнар бу бишек сүзен турыдан-туры аңлап аны күп эзләгәннәр, ләкин аны беркем тапмаган. Бу бишек сакланганда халыкның киләчәге дә бар, ул җир йөзеннен югалмый.

Әнвәр Сәфәров семинар барышында кайбер кырымтатар авыллары исеменәренең мәгънәсен, аларның килеп чыгуын аңлатты. Мәсәлән, Ялта янында Ай-Петри тау, Ай-Василь, Ай-Даниль авыллары исемнәрен.
Экскурсия алып баручылар "Ай" сүзен изге дигән мәгънәдә аңлаталар. Әнвәр Сәфәров исә "Ай" сүзе Луна, ягъни Айны аңлата. Борынгы заманнарда төрки халыклар өчен Ай – яклаучы, химаяче дип саналган. Бу исемнәр дә шул заманнарның сакланып калган авазы, диде ул.

Кырымнан Катерина патша әмере белән XVIII гасырда Мариупольгә сөрелгән татарлашкан грекларга экспедициягә барганын сөйләп, элек-электән телевидение, интернет булмаганда кырымтатарлашкан бу греклар (кырымтатарлар аларны дангалаклар дип атый) Кырымнан аерылсалар да, Кырымны сагынып, берәрсенең өендә җыелып кырымтатар әкиятләрен, риваятьләрен төне буе сөйләп утырганнар. Аларда кырымтатар телен саклап калуда фольклор зур роль уйнаган", диде Мамут Чурлу.

Кырымтатар орнаментларында символлар мәсьәләсенең әле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнен әйтеп Әнвәр әфәнде "Безгә башка төрки халыкларның милли орнаментларына карап үзебезнекен өйрәнергә кирәк. Безнең борынгы тарихыбыз бар, бу тарих XIII гасырдан түгел, тагын да борынгы заманнардан башлана. Борынгы орнаментларда булган символлар да моны тасвирлый" диде.


Милли орнаментлар семинары 22 февральдән Судак шәһәрендә дәвам итә. Анда бер төркем яшь кырымтатар рәссамнары бер атна дәвамында рәсемнәр ясап, төрле милли символлар, орнаментларны өйрәнеп үзара тәҗрибә уртаклашачак.

"EL-ÇEBER" чибәрлек багышлый

Үз йортында "EL-ÇEBER" студиясен оештырган керамист, чүлмәкче Рөстәм Скибин яшь кеше булса да (1976 елда Сәмәркандта туган), инде шактый танылган оста санала. Милли орнаментлар семинары да аның "EL-ÇEBER" студиясендә үзды.

Рөстәм Скибин бизәгән лампа

Рөстәм Скибин бизәгән лампа

Рөстәм Скибин милли орнаментларны кулланып кырымтатар милли савыт-саба, яктырткычлар, декоратив паннолар, каллиграфик композицияләр, анималистик паннолар, музыка кораллары – думбелек, дарбуклар, (кечкенә барабаннар), сәгатьләр ясый.

Керамикадан борынгы кырымтатар чигүләре нигезендә ясалган әйберләргә полихром бизәк (роспись) ясаган Рөстәм Скибин үз стилен барлыкка китергән.
Рөстәмнең керамик тәлинкәләрен Кытайда ясалган дип сата башлаганнар. Рөстәм әйтүенчә, аның тәлинкәләренең бәясе 300 һривня (38 доллар) булса, Кытайдан китерлгән тәлинкәләр 150 һривня тора. "Яңа Кырым. Таныш ярымутрауның билгесез почмаклары" исемле махсус проектта "Фокус" журналы Кырымны яхшы якка үзгәрткән җиде кеше исемлегенә Рөстәм Скибинны да керткән.

Шул ук "Фокус" журналы "Матур ил" проектында сәяхәт итүгә тәкъдим иткән "Украинада 12 кырымтатар урыны" арасына "EL-ÇEBER" студиясен дә исемлеккә керткән.

Рөстәм Скибинның иҗат җимешләрен интернет аша да сатып алырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG