Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Казанда төрекчәгә тәржемә китаплары тәкъдим ителде


Казанда татарчадан төрек теленә тәрҗемә ителгән биш китап тәкъдим ителде. Тәрҗемәче Фатих Кутлу татар язучыларының китапларын төрекчәгә тәрҗемә итүнең максаты – татар һәм төрек халыкларын бер-беренә тагын да якынайту дип белдерде.

Татарстан язучылар берлеге бинасында 14 февральдә узган чарада тәрҗемәче Фатих Кутлу төрек теленә тәрҗемә иткән Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир", "Җомга көн кич белән", Рабит Батулланың "Алып батыр маҗаралары", "Тавышсыз курай" җыентыгына кергән хикәяләр, балалар өчен язылган "Сөяк саплы пәке" китаплары халыкка танытылды.

Чарада Казанда яшәүче төрекләр белән беррәттән бик күп санда татар язучысы, шагыйре, зыялысы да катнашты. Шулай ук Төркиянең Казандагы баш консулы Сабри Тунч Ангылы да килеп китапларга карата үз фикерләрен җиткерде.

"Мин бу биш китапның икесен укып чыктым инде. Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм "Өч аршын җир" исемле китапларын укыгач татарлар белән төрекләр арасында бик күп уртак яклар булуын тагын бер кат аңладым. Бу китаплардан татар халкы турында бик күп мәгълүмат алдым ", дип белдерде ул.

Казандагы төрек мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барган тәкъдим итү чарасында Татарстанның халык язучы Гәрәй Рәхим үз сүзен совет чорындагы элемтәләрдән башлады.

"Совет чорында исән татар язучыларының китапларын Төркиядә чыгару мөмкин түгел иде. Әгәр берәр татар язучысы үз әсәрен исән вакытта Төркиядә бастырса, аны шунда ук Төркиягә сатылган, ул капитализм кешесе, фәлән дип гаепләячәкләр иде. Шуңа күрә совет чорында татар язучылары Төркиядә таныла алмады. Татарстан язучылар берлегендә дә әгъза булган Фатих Кутлу тарихыбызда беренче мәртәбә татарларның исән язучыларының, егерменче гасырда яшәп иҗат иткән татар язучыларының әсәрләрен Төркиядә чыгарып бик зур батырлык та эшләде", диде ул.

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рамис Әймәт исә, "татарга тылмач кирәкми", дигән мәкаль белән килешмәвен әйтеп үтте.

"Күп гасырлык татар әдәбиятын чит телләргә тәрҗемә итү безнең өчен бик зур проблем булып тора. Безнең бу проблемны дәүләт күләмендә хәл итә алганыбыз юк. Мондый тәрҗемә эшләре бүген аерым шәхесләр тарафыннан гына, аларның фидакарь хезмәте ярдәмендә генә башкарыла", дип кичәдә Кутлуга ишарә итте.

Аяз Гыйләҗевне исән чагында ук күреп тануын һәм аның "Өч аршын җир" әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итүне бер васыять буларак алуын әйткән Фатих Кутлу исә, бу китапларны тәрҗемә итеп татар һәм төрек халыкларын бер-беренә тагын да якынайтырга теләвен белдерде.

"Мин әлеге әсәрләрне төрекчәгә тәрҗемә итүне бик яратып башкардым. Төрек вәкиле буларак, үземә якын бу әсәрләрнең төрек халкына да якын булачагын күз уңында тотып тәрҗемә итәргә алындым. Бу тәрҗемә китаплары Төркиядә тарала башлагач, аларның кайтавазлары да көчле булды. Төрек халкы татар язучыларының бу әсәрләрен бик яратып кабул итте. Алга таба бу кайтавазларның артуына ышанам", дип Азатлыкка күңелендәге фикерләре белән уртаклашты Фатих Кутлу.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG