Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:52

Киев бәрелешләрендә корбаннар саны арта


Украинада рәсмиләр һәм протестчылар Киевтагы протест чараларының иң канлы көнендәге югалтуларны саный. Халыкара җәмәгатьчелек тарафларны тынычланырга чакыра.

18 февральдә башланган бәрелешләрдә кимендә 25 кешенең, шул исәптән берничә милиция хезмәткәренең һәлак булганлыгы әйтелә.

Сишәмбедәге бәрелешләрне сурәтләүче видеоларга караганда, корбаннар һәм яраланучылар саны чыннан да күп булырга охшый.

Азатлыкның Киевтагы хәбәрчесе сишәмбе көнне шәһәр үзәгендә бәрелешләр булып узган җирдә ятучы, битләре капланган ике мәеткә юлыкты. Үтерелгән ул кешеләрнең исемнәре билгесез.


Сишәмбе көндезге бәрелешләрдә кимендә 150-ләп демонстрацияченең яралануы, утызлабының авыр хәлдә булуы хәбәр ителде.

Эчке эшләр министрлыгы кимендә 13 милиция хезмәткәренең хастаханәгә салынганлыгын белдерде.

Көндезге бәрелешләр кичкә таба Бәйсезлек мәйданында дәвам итте. Хакимиятнең "Беркут" көчләре мәйданга килеп демонстрациячеләргә һөҗүм итте, аларның чатырларына ут төртте.


Әмма мәйданны саклаучылар аларга каты каршылык күрсәтте. Мәйдандагыларга ярдәмгә Киевтан күп кеше агылды.


"Беркут" көчләре мәйданны саклаучы халык өстенә БТРлар, йөк машиналары белән таптарга маташты, әмма протестчылар аларны утлы шешәләр белән каршылады.

Сишәмбе кичендә Украина баш прокуроры Виктор Пшонка телевидение аша белдерү ясап бу чуалышлар өчен оппозиция җитәкчеләрен гаепләде.

"Бу вазгыятьтә Киев урамнарындагы барлык бу хәлләр өчен барлык җаваплылыкны оппозиция җитәкчеләре үз өсләренә алырга тиеш. Соңгы ике көндә алар кораллы бәрелешкә әверелгән бу урам йөрешен үзләре алдан игълан итте", диде Пшонка.

Пшонка шулай ук оппозиция җитәкчеләренең һәм урам йөрешен оештыручыларның каты җәзага тартылачагы турында белдерде.

Хакимиятләр шулай ук чәршәмбедән башлап читтән башкала Киевка беркемнең дә кертелмәячәген игълан итте.

Европа һәм АКШ рәсмиләре Киевтагы кан коешны хөкем итте һәм барлык тарафларны да бәрелешләрдән тыелырга, сөйләшүләрне яңартырга чакырды.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон көч куллануның яңа дулкынына борчылу белдерде.

Кушма Штатлар Украина президенты Виктор Януковичны үз өстенә җаваплылык алып көч куллануны туктатырга чакырды. Президент Барак Обаманың Дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Лаура Лукас Мэгнусон Януковичны вазгыятьне кичекмәстән тынычландырырга һәм мәйдандагы бәрелешләрне туктатырга өндәде.

Русия Дәүләт думасының Тышкы мәсьәләләр комитеты башлыгы Алексей Пушков Украина ватандашлар сугышы чигендә тора диде. Пушков бу хәлләр өчен Көнбатышны һәм Көнбатыш сәясәтчеләрен гаепләде.

18 февральдәге бәрелешләр

XS
SM
MD
LG