Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:45

Казанда "Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы" дигән конференция үтәчәк. ГТРК "Татарстан"да радио җитәкчесе Тәүфикъ Сәгыйтов журналистика тәрбия чарасы булып калырга тиеш дип белдерсә, "Ватаным Татарстан"ның мәгълүмат бүлеге мөдире Римма Бикмөхәммәтова моңа кискен каршы.

Татарстандагы авыл мәктәпләренең 7-8 сыйныфларында укучылар инде "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләре белән генә канәгать калмыйча "Twitter"да да теркәлә башлаган.

"Анда мәгълүмат күбрәк, юкны-барны сөйләшеп утырмыйлар, "Twitter"да теркәлү хәзер кәттә адым", ди Теләче районы Алан мәктәбендә укучы Айзилә.

Дөнья журналистикасы мәгълүматны төрле яклап тизрәк таратуны, моның өчен төрле ысуллар куллануны камилләштергәндә, татар журналистикасы узган гасырдагы кебек тәрбия чыганагы булып калу максаты куя.

Казанда 26-27 февральдә "Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы" дигән конференция булачак һәм ул "Мәгариф" журналының 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелә. Конференцияне Казан федераль университетының гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты (журналистика бүлеге), "Татмедиа" һәм Татарстан журналистлар берлеге үткәрүе киләчәктә дә татар журналистикасының тәрбия һәм акыл бирүгә юнәләчәгенә ишарәли.

Тәүфикъ Сәгыйтов

Тәүфикъ Сәгыйтов

"Татарстан" дәүләт телерадиоширкәтенең радио бүлеге башлыгы Тәүфикъ Сәгыйтов татар журналистикасы киләчәктә дә белем һәм тәрбия чарасын үтәргә тиеш дип өздереп әйтә.

"Күпме газет һәм журнал булса, һәрберсендә дә кирәкле, файдалы, кешегә ярдәм итә, акыл бирә торган мәкаләләр бар. Мин татар журналистикасы белем һәм тәрбия чарасын үти һәм үтәргә тиеш дип әйтер идем. Ул аны киләчәктә дә җиң сызганып үтәячәк", ди Сәгыйтов.

Аның фикеренчә, татар журналистикасының тәрбиягә нигезләнүе электән үк килгән вазифасы һәм ул традициягә әйләнгән инде.

"Әгәр татар журналистикасы коры мәгълүмат кына бирсә, укылмас иде ул, чөнки радио-телевидение аша болай да күп мәгълүмат уза. Безнең "Вечерка" ("Вечерняя Казань") тавык кебек кирегә тырнап куя. Хәтта бу газетта да матур информация, кирәкле нәрсәләр булгалый.

Күптән түгел мин университетта журналистика бүлеген тәмамлаучыларның дәүләт имтиханнарында булып кайттым. Алар матбугатта басылган мәкаләләреннән калын папкалар ясаганнар. Гаҗәеп актив яшәүче яшьләр үсеп килә. Бер студент кыз Казандагы укытучының биш төрле борчылуы турында язган. Бу кыз шушы проблемнарны күтәреп укытучы нинди булырга тиеш, укытучы халык өчен бит ул, укытучы кеше өчен, балалар өчен, гомумән әйткәндә – укытучының кирәклеген дә һәм аның проблемнарын да күрсәтә белгән. Бу тәрбияви журналистика түгелмени? Әле алар үсеп кенә киләләр һәм инде гаҗәеп файдалы мәкаләләр бастыралар", ди Сәгыйтов.



"Журналистика мәгълүмат кына җиткерергә тиеш"

Дөнья тоткан татар журналистлары арасында өлкән буын һәм рәсми хакимият карашлары белән килешмәүчеләр дә аз түгел. Аларның берсе – "Ватаным Татарстан" газетының мәгълүмат бүлеге мөдире Римма Бикмөхәммәтова.

"Журналистика тәрбияләргә тиешме-юкмы дигән сорауны гел куерталар. Мин тәрбияләргә тиеш дигән әйберне, Советлар берлеге заманында яшәп алган, ул вакытлардан бирле эшләгән кешеләрнең бер сагышыдыр дип кенә кабул итәм, чөнки ул заманнарда бар нәрсә дә совет кешесен тәрбияләү шигаре астында барган.

Римма Бикмөхәммәтова

Римма Бикмөхәммәтова

XXI гасыр кешесе һәм узган гасырның 90нчы елларында, демократик юлга баскан чорда тәрбияләнгән кеше журналистика тәрбияләргә тиеш дигән әйберне сәерсенеп кабул итә инде. Мин үзем гомумән кабул итә алмыйм.

Журналистиканың максаты бер генә – ул кешеләргә мәгълүмат җиткерергә тиеш. Журналистика булган вакыйгага карата төрле яклап мәгълүмат бирә. Акны карадан аеру укучы, тамашачы хозурында кала.

Балалар өчен чыккан журналларда ниндидер тәрбияви хикәяләр булырга һәм балалар өчен тапшыруларда да тәрбияви фильмнар күрсәтелергә мөмкин әле, әмма журналистикага гомум рәвештә тәрбия чарасы булырга тиеш дигән йөк йөкләү бик үк дөрес гамәл түгелдер дип уйлыйм мин.

Шулай да татарны ничек тәрбияләргә дигән әйбер бөтенләй дә юк түгел инде ул, әмма өстән шулай-болай булырга тиеш дип кушып түгел, ә гади мисаллар белән генә моны башкарырга була. Авыллар эшсез калгач, үз көннәрен үзләре күрүчеләрне күрсәтү, алар турында язу, бәлки, менә шуның ише мисаллар гына тәрбия чарасы булырга мөмкиндер", ди Бикмөхәммәтова.



Хөрмәтле укучылар, сез ничек уйлыйсыз: татар журналистикасы мәгълүмат кына бирергәме, йә булмаса тәрбия чарасы да булырга тиешме?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG