Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:51

Янган чиркәүләр төтене: Татарстанда шөрепләр кысыла


Керәшен Казысы авылындагы чиркәүдә янгын

Керәшен Казысы авылындагы чиркәүдә янгын

Экстремизм очракларында президент Миңнеханов мигрантларның гаепле булуын алга сөрсә, министр Хохорин Мәскәү линиясен бөгеп проблемның тамырын Татарстанның үзендә күрә. Икесе дә терроризмга каршы көрәш ысуллары кырыслашырга тиеш, ди.

18 февральдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың соңгы дини вазгыятенә карата тәфсилле фикерен белдерде. Әйтергә кирәк, бу президентның "Нижнекамскнефтехим"га ясалган һөҗүм, чиркәү яндыруларга карата беренче саллы чыгышы булды. Әлеге темага ул Түбән Кама шәһәре һәм район шурасы утырышында тукталып узды.

Миңнеханов, әлбәттә, соңгы вакыйгаларгың республика абруена һәм иң элек инвестицион климатына зыян салачагын яхшы аңлый. Татар-информ президентның "Әгәр дә тотрыклылык булмаса, безгә бернинди дә инвестицияләр кермәячәк", дигән сүзләрен җиткерә.

Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм" мәчетендә Гает намазында

Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм" мәчетендә Гает намазында

Республика башлыгы сүзләренчә, һөҗүм омтылышларына җентекле анализ ясалырга, тәртип саклау оешмалары тарафыннан дөрес бәяләмә бирелергә тиеш. Шулай ук район биләмәләрендә иминлек тәэмин итү, дини экстремизмга чик кую зарури, ди ул.

Миңнеханов проблемны чишүнең үз юлларын тәкъдим итә. Аның фикеренчә, хакимият дини оешмаларда хөкем сөргән мохитне, кемнең нәрсә белән шөгыльләнүен күзәтергә тиеш.

"Сез һәркемнең ничек сулаганын белергә тиешсез. Мин карышмыйм: һәркем үз Алласына табына ала, тик ул башкаларга зыян китерергә тиеш түгел. Үз динен тотар өчен һәркемгә шартлар тудырырга, әмма кемнең нинди вәгазь-нәсыйхәт алып баруын күзәтеп торырга тиешбез. Бу вәгазь дошманлыкка, нәфрәткә өндәсә, ул бит хакимияткә каршы дигән сүз. Мөселман гыйбадәт кылсын, тик явызлык китермәсен. Ракета ясап мөһим оешмаларга һөҗүм итәргә омтылуга барып җитте бит эш. Моңа юл куелу – җирле хакимият, тәртип саклау оешмалары эшендәге кимчелек нәтиҗәсе. Димәк, нәрсәнедер игътибардан читтә калдырганбыз", дип канәгатьсезлек белдерде президент.

Шулай да инвестицион климат турында сүз киткән иткән, "кемнең нәрсә белән шөгыльләнүен күзәтү", "ничек сулаганын белү" кебек "шөрепләрне кысу" ысуллары да бу климатны бизәмиячәген билгеләргә кирәк. Җитмәсә, һөҗүмнәрне, чиркәү яндыруларны тикшерү дәвамында тагын бер гауга чыкты – тоткыннарны газаплау очраклары. Зыян күрүчеләр, адвокатлар белдерүенә карамастан, тәртип саклаучылар газаплауларны кире какты.

Миңнеханов һәм Хохоринның карашы үзгәме?

Артем Хохорин

Артем Хохорин

Президент Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохориннан үзгә буларак, проблемның тамырын мигрантларда күрә. "Үз илләрендә җинаять кылып, аннары биредә оялаучы һәм безгә проблемнар тудыручы һәркемне кабул итүгә юл куярга ярамый", дип ассызыклады Миңнеханов.

Хохорин исә республикада чит илдә сугышып кайткан Татарстан кешеләренең эш иткәнлеген алга сөрә һәм дини өлкәдәге тотрыксызлыкның сәбәбен аларда күрә.

Хохорин Дәүләт шурасы утырышнында белдергәнчә, хәзерге вакытта бер йөзләп Татарстан кешесе Төньяк Кавказ, Әфганстан, Сүрия һәм башка кайнар нокталарда террорчы төркемнәр ягында сугыша.

Шул кадәр үк кеше инде әйләнеп кайткан һәм Русиядә, Татарстанда радикал фикерләр тарата, ди эчке эшләр идарәсе башлыгы. Узган елда моның өчен республикада алты кешене хөкем иткәннәр.

2013 елда Татарстанда экстремизм һәм терроризм очракларына бәйле рәвештә барлыгы 55 җинаять эше ачылган. Аның сигезе Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкилләренә карата.

Бер депутатның "мөҗәһидләр әмире табылдымы" дигән соравына Хохорин "әлегә тикшерү дәвам итә" дип җавап бирде.

Хохорин 2013 елда Русиядә экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш ысулларының кырыслашуын уңай бәяли. Аерым алганда, җинаять кодексына өстәмәләр, яңа маддәләр кертелгән. Дәүләтнең территориаль берлеген бозырга чакыру, террор гамәлләренә өйрәнү, террор оешмасын төзү, анда катнашу өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән.

Хәзер террорчылыкка каршы көрәш өчен федерал дәрәҗәдә "имин шәһәр" күзәтү системы эшли башлый. Хохорин сүзләренчә, әлеге киңкүләм технологик проект иң элек Татарстан кебек төбәкләрдә кертелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG