Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия һәм Франция Киевка чикләүләр кертү мөмкинлеген тикшерә


Германия һәм Франция бүген Украинадагы сәяси кризисны тикшерә, шул исәптән кешеләр үлемендә гаепле булган сәясәтчеләргә шәхси чикләүләр кертү мәсьәләсе дә карала.

Бу хакта Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус белдерде. Ике ил вәкилләренең очрашуы Парижда үтә.

Пәнҗешәмбе Европа берлеге тышкы эшләр министрларының чираттан тыш утырышында шул ук мәсьәләләр каралыр дип көтелә.

Швеция тышкы эшләр министры Карл Бильд кешеләр үлеме өчен Украина президенты Виктор Янукович җаваплы дип белдерде.
XS
SM
MD
LG