Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадада казаннар кайсы ил өчен җан ата?


Олимпиадада казаннар кайсы ил өчен җан ата?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

Сочи Олимпиадасы тәмамлануга берничә көн калып барганда Азатлык казаннарның бу уеннарда кайсы ил өчен җан атуы белән кызыксынды. Кемнәрдер бу сорауга "экзотик ил өчен" дип җавап бирсә, кайберәүләр "үз халкына тигез итеп караган ил такымы өчен" дип җавап бирде.

Сораштыруда катнашучылардан, язучы Фәнзаман Баттал үз халкына зур хокуклар биргән Америка Кушма Штатларына соклануын белдерде. "Чөнки бу ил спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, бөтен дөньяны диктаторлардан да чистартып тора. Дөньяда гаделлек булсын өчен Американы белергә кирәк һәм аны яратырга кирәк. Мин Сочи Олимпиадасында АКШ такымы өчен җан атам", диде Фәнзаман Баттал.

Ирекле журналист Эльвира Фатыйхова исә, Олимпиадага үзенчә протест күрсәтү йөзеннән ярышларны бөтенләй карамавын әйтте. "Мин Сочи Олимпиадасын "Пир во время чумы" дип әйтер идем. Хәтта анда бару мөмкинлегем булганда да, мин анда барудан баш тарттым. Олимпиада уздыруга әзерләнгәндә Сочидагы халыкка күпме авырлыклар китереп чыгарылуын беләм. Күпме кешенең йортларын җимерделәр шуның өчен. Олимпиада өчен күпме акчалар түгелде. Безнең бу акчаларны файдалы итеп тә тотарга урын булыр иде. Бу Олимпиада ярышлары белән кызыксынсам, мин Русия җыелма такымындагы татарлар өчен җан атар идем. Әгәр бу уеннарда Русия җыелмасы катнашмый дип фаразлыйбыз икән, минем җан атуым Һиндыстан өчен булыр иде", дип белдерде ул.

Журналист Данил Сәфәров Сочи Олимипадасында көчсез ил спортчылары өчен җан атуын әйтте. "Мин үзем бу Олимпиаданы бик якыннан күзәтмим. Русия хоккейчыларының уеннарын карап барырга тырыштым. Әгәр бу Олимпиадада Русия җыелмасы катнашмаса, мин, мөгаен, берәр экзотик ил өчен, көчсез ил өчен җан атар идем. Әйтик, бер генә спортчысы булган берәр ил өчен җан атар идем мин", дип сорауны җаваплады Данил Сәфәров.

"Сөембикә" журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова ватанпәрвәр буларак иң беренче чиратта Русия җыелма такымы өчен җан атачагын әйтеп куйды. "Мин Олимпиада ярышларын якыннан күзәтеп барам. Бигрәк тә биатлонны яратам. Русия бу Олимпиадада катнашмаса, мин Беларус такымы өчен җан атар идем. Алар миңа ничектер якынрак кебек тоела. Бу илдән соң элекке Советлар берлегенә кергән республикалар өчен дә җан атар идем"

Спорт журналисты Атлас Гафиятов үз сүзен, Русиядә яшәгәч Русия спортчылары өчен җан атарга туры килә, дип башлады. "Русия спортчыларыннан соң мин кечкенә илләрдән чыккан бөек спортчылар өчен җан атам. Әйтик Дарья Домрачева ул бөек спортчы. Өч тапкыр Олимпия чемпионы. Шулай ук Бьерндален да җиде тапкыр Олимпия чемпионы. Мин алар өчен җан атам. Ә такым буларак мин Русия такымы өчен җан атам. Русия бу уеннарда катнашмаса, мин кайсы илдә яшим – шул ил такымы өчен җан атар идем. Бездә бит күпмедер дәрәҗәдә ватанпәрвәрлек хисе бар. Әниең белән туган җирне сайлап алып булмый дип әйтәләр бит", дип ул үз фикерләрен җиткерде.


Сез Олимпиадада кемнәр өчен җан атасыз? Бу турыда Азатлык форумында фикер алышуга чакырабыз.
XS
SM
MD
LG