Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда автобус йөртүчеләр эш ташлаган


Казанның 47 маршрутлы автобус йөртүчеләре һәм кондукторлары эш ташлаган. Алар начар эш шартлары һәм түбән хезмәт хакларына каршылык белдерә.

"Комсомольская правда" хәбәр иткәнчә, ПАТП-4 хезмәткәрләре Батыршин тукталышына җыелып эш ташлаган. Нәтиҗәдә автобуслар юлга чыкмаган.

Хезмәткәрләрне эшкә кайтарыр өчен оешма җитәкчеләре килгән.

Йөртүчеләр һәм кондукторлар таләпләр үтәлмичә эшкә кайтмаячагын белдерә.
XS
SM
MD
LG