Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Хәммәтовадан гафу үтенде, ләкин уеннар Мәскәүдә узачак


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хәйрияче Чулпан Хәмматовадан республика түрәләре хатасы өчен гафу үтенде. Аның сүзләрен президент матбугат үзәге китерә.

Хәммәтова "Новая газета"га белдергәнчә, балалар өчен Бөтендөнья "Җиңүчеләр уеннар"ын оештыру турында килешү республиканың президент аппараты һәм президент ярдәмчесе Татьяна Ларионова белән төзелгән булган. Ләкин Казан ягы килешүне рәсми документ белән теркәмәгән, уеннарны уздырачагын телдән генә раслаган.

Хәзер исә уеннар узу вакыты якынлашып килгәндә фондка Татарстан чараны финансламаячак дигән хат килгән. Финанслар министрлыгы чара өчен кирәкле акча күләмен исәпләп чыгаргач (якынча 15 млн сум), Татарстанның министрлар кабинеты аппараты бюджетта уеннар өчен акча юк, дип белдергән.

Миңнеханов исә 19 февральдә кич Хәммәтовага шалтыратып, түрәләрнең хатасы өчен гафу үтенгән һәм уеннарның Казанда уздырырга тәкъдим иткән. Шулай да хәйриячеләр чараны Мәскәүдә үткәрергә булган.
XS
SM
MD
LG