Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда SMS аша "Ел имамын" сайлаячаклар


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин
Татарстанда быел беренче тапкыр "Ел имамы" бәйгесе узачак. Аның нәтиҗәсендә иң яхшы имам-хатыйп билгеләнәчәк. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

"Ярышу хисе имамнарга үз өстендә эшләргә яңа этәргеч бирәчәк. Һәр район үз имамын тәкъдим итәчәк", - ди мөфти Камил Сәмигуллин.

Соңыннан ел дәвамында халык SMS ярдәмендә иң яхшы имам өчен тавыш бирәчәк.

Җиңүчегә бүләк буларак Хаҗга юллама бирелә.
XS
SM
MD
LG