Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:26

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты әгъзалары Татарстанда татар конгрессына финанс ярдәме ун тапкыр күбрәк бирелә дип әйтә. Аларның кайберләре башкорт корылтае рәисе Румил Азнабаевны тиешле дәрәҗәдә эшләмәүдә гаепли.

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты икегә бүленгән. Берәүләр рәис Румил Азнабаевны якласа, икенчеләре аның вазифасыннан китәргә тиешлеген әйтә. Азатлык бу хакта башкарма комитетның ике әгъзасы белән сөйләште. Бөтендөнья башкорт корылтае рәис урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов Азнабаевны вазифасыннан китәргә чакырды:

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты эшчәнлеген ничек бәялисез?

– Соңгы елларда Бөтендөнья башкортлары башкарма комитеты эшендә шактый гына капма-каршылыклар, проблемнар килеп туды. Безнең корылтай башкорт халкының төп мәнфәгатьләрен, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау нигезендә байтак эшләр башкарырга тели, шул ук вакытта безнең алда башкорт телен үстерү, авылларны саклау, төрле башкорт җәмәгатьчелеге оешмаларын берләштерү мәсьәләләре тора, әмма бүгенге көндә корылтайның эшендә бик күп хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Ул да булса, финансларның аз булуы. Дәүләт ягыннан без бер грантка гына яшибез. Ул грант Бөтендөнья татар конгрессыныкы белән чагыштырганда ун тапкырга азрак. Без төрле грантлар язып карасак та, алар өчен бер тиен дә акча бүленми.

Күләме турында әйтеп булмыймы?

– Быел безгә 2 миллион 900 мең сум бирелгән.

Татарларныкы димәк 30 миллионга барып җитә инде?

– Аларның 26-28 миллион сум тирәсе. Үзләренең аерым биналары, мәдәният йорты һәм башкалары булуын инкярь итмибез.

Кызганыч ки, бездә соңгы елларда рәисләр еш алмашынып торды. Дүрт тапкыр рәис алмашу безгә әйбәт йогынты ясамады. Соңгы рәис Азнабаев та Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайга депутат булып сайланды һәм анда комитет рәисе булып эшкә китте. Әлбәттә, Дәүләт җыелышының регламенты нигезендә, ул иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр кануннар чыгару эшендә булырга тиеш. Безнең бу вакытта аның вазифасы урынына эшләүче кеше калмый, ә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен корылтай рәисе атна дәвамында көн дә үз урынында булырга тиеш. Шуңа ул рәис вазифасыннан китәргә тиеш. Ул инде сүз дә биргән иде, әмма китми, чөнки хөкүмәт даирәләре президент идарәсеннән аңа китмәскә басым ясыйлар.

Ни өчен?

– Моның бер генә сәбәбе: башкорт хәрәкәтен үз кулларында тоту һәм бу хәрәкәткә ышанмау.

Димәк, Румил Азнабаев алар өчен бик уңай кеше?

– Ул үзенең урынына икенче кешенең намзәтен тәкъдим итмәгәч, үзе калырга тырышып яткач, ул яраклы кеше һәм аларның кушканын гына үтәүче марионетка булып чыга. Безнең башкорт хәрәкәтенә ул кирәкме соң? Әлбәттә, юк. Тагын безне борчыганы – безнең җәмәгать оешмасы Русия кануны нигезендә үз эшен үзе карарга, мәсьәлән, үз рәисен үзе сайларга хокуклы һәм беркем дә бу эшкә кысылырга тиеш түгел.
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Вәлиәхмәт Бәдретдинов


Президент идарәсенең аерым түрәләре район-калалардагы корылтай рәисләренә махсус күрсәтмәләр җибәрәләр һәм анда "Азнабаевка тимисез, аның ягында буласыз һәм аның урынына икенче кешене сайламыйсыз", дигән. Шундый ук күрсәтмәләр безнең башкарма комитет әгъзаларына да бирелә. Аларның кайберләрен президент идарәсенә чакыртып "эшкәртеп" тә кайтаралар. Бу, әлбәттә, җәмәгать оешмалары турында Русия канунын тупас бозу һәм аның эшенә кысылу.

Азнабаев сезнең белән, ягъни башкарма комитет әгъзалары белән очрашканда үзен ихтыяри калдыру турында әйтмиме?

– Дөресен генә әйткәндә, ул бу яктан үзен әдәпсез тота, чөнки шура әгъзалары белән сөйләшкән вакытта берничә башкарма әгъзасы "Сезгә китәргә кирәк, икенче кешене сайларга кирәк" дип әйтте. "Мин рәислектән китсәм, мине депутатлыктан, комитет рәислегеннән чыгарып ташлаячак, миңа яшәргә кирәк бит", диде.

Ни өчен аны депутатлыктан чыгарып ташлаячаклар, аны бит халык сайлаган?

– Чөнки ул президент идарәсе кушканны тыңламаган, ягъни буйсынмаган булып чыга.

Аны бит депутат итеп президент идарәсе түгел, ә халык сайлаган. Башкортлар күпләп яшәгән Баймак тирәсеннән сайлаганнар иде кебек...

– Бу сорауны Румил Тәлгать улына, үзенә бирергә кирәктер инде, әмма тапшыну аркасында киң башкорт җәмәгатьчелеге безнең рәисебезгә күп тәнкыйть сүзләре белән чыгалар, һәм Румил Тәлгать улы рәис булып калган очракта да, бу тәнкыйть уты көчәя генә барачак һәм башкорт хәрәкәтен таркатуга һәм ул тоткан рольне бик нык какшатуга китерәчәк.


Башкорт халкын үстерү фонды кирәк

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы, политолог Фәнил Фәйзуллин исә Азатлык сорауларына җавап биреп Азнабаевка яклау белдерде.

Фәнил әфәнде, сезнеңчә Румил Азнабаев рәис булып калырга тиешме яки китәргәме?

– Минем уйлавымча, без бер баскан тырмага икенче яки өченче тапкыр басарга тиеш түгел. Румил Тәлгать улы китә икән, аны алмаштыру мәсьәләсе куела икән, бүгеннән үк аны алу дөрес булмас дип уйлыйм, чөнки иң беренче чиратта бу шундый иҗтимагый эш һәм ул урынны кем җитәкләргә тиеш дип төпле итеп уйланырга тиешбез.
Фәнил Фәйзуллин

Фәнил Фәйзуллин


Заманында без аларны бик тиз генә алыштырып куя торган идек, менә шул хаталарны без бүген кабатларга тиеш түгел. Әгәр корылтай Башкортстанда башкорт халкы мәнфәгатьләрен тормышка ашыра торган оешма икән, аны халкыбыз өчен билгеле кешеләр һәм шул ук вакытта төрле югары оешмаларда җитәкчелек функцияләрен үтәгән кеше җитәкләргә тиеш. Теоретик яктан гына түгел, ә практик тәҗрибәсе булган кеше кирәк. Ашык-пошык кына хәл ителә торган мәсьәлә түгел бу.

Шулай да, сезнең фикерегезчә, Румил Азнабаев урынына башка кеше кирәк булып чыга инде.

– Минемчә, башка эшләр белән шөгыльләнгән кеше булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Аның төп эше шушы корылтай эше һәм аның програмы планнарын тормышка ашыру белән бәйле булырга тиеш. Вакыты, мөмкинчелеге һәм теләге булган кеше кирәк.

Азнабаев халыкка намуслы хезмәт иттеме һәм итәме?

– Моңа уңай бәя бирергә кирәк. Румил Тәлгать улы кулыннан килгәнен тормышка ашырырга тырышты.

Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессы еллык бюджеты 26 миллион сум, ә башкортларныкы ике-өч миллионнан артмый, диләр.

– Әлбәттә бу өлкәдә Татарстанның уңай мисалын һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Татарстанда татар конгрессына ярдәм итү, Татарстанның татар конгрессы күтәреп чыккан мәсьәләләрен хәл итү һәм аларны тормышка ашыруда уңай мисаллары бик күп. Шуңа бу уңай мисалларны без үзебезнең җитәкчеләргә җиткерергә һәм шундый ук ярдәмне таләп итәргә тиешбез дип уйлыйм.

Минемчә, киләчәктә башкорт халкын үстерү фонды булдырылырга тиеш. Гомумән, безнең республикада булган бай иганәчеләрнең башкорт корылтаена булган ярдәме сизелгәне юк. Әлбәттә, бу җәһәттән без уйланырга тиешбез. Әгәр фонд булса, безгә эшләү җиңелрәк булыр, чөнки бүген корылтайның җитәкчеләре, эшчеләре хәтта командировкага бара алмый. Күбебез үз хисабыбызга Ташкентка да, башкортлар яшәгән Алматыга да һәм башка җирләргә дә барып кайтабыз, ә Татарстанда бу республика бюджеты нигезендә эшләнә. Ни өчен без шушы уңай мисалны тормышка ашырмыйбыз?

Тулырак итеп әңгәмәне монда тыңлагыз:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG