Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Киевта татарларга да өйдән чыкмаска киңәш ителгән


Киевта демонстрациячеләргә утлы коралдан атучы мәргәннәр

Киевта демонстрациячеләргә утлы коралдан атучы мәргәннәр

Украина татар оешмасы җитәкчеләренең берсе Киевта хәлләрнең имин булмавы сәбәпле татарларга өйдән чыкмаска кушылуын әйтә. Татарлар, Янукович вазифасыннан китсә, яхшырак булачак дип саный.

Украина Югары Радасы 20 февральдәге утырышында илдәге террорга каршы чараларны туктатырга, хәрбиләрне, милицияне һәм махсус хезмәтләрне даими урыннарына кайтарырга дигән карар кабул итте. Депутатлар шулай ук транспорт бәйләнешен кисүне, Украинада хәрәкәтне чикләүне тыючы карарлар чыгарды. Рада карарларының шулай үзгәрүенә хакимияттәге Регионнар фиркасендә булган депутатларның бер өлешенең аннан чыгуы һәм Радада президен Виктор Януковичтан бәйсез рәвештә тавыш бирә башлавы китерде.

Кичен шундый карарлардан соң Рада җомга иртәсендә яңа утырышка җыелырга һәм илдәге сәяси кризисны чишкәнгә кадәр ялсыз эшләргә дип таралышты. Бу карарны утырышта катнашкан 232 депутатның 229ы хуплады. Радада барлыгы 450 депутат.

Шулай ук пәнҗешәмбе көнне Польша премьер-министры Дональд Туск Януковичның Европа илләре тышкы эшләр министрлары белән очрашуда вакытыннан алда сайлаулар үткәрүгә, күчеш чоры хөкүмәте билгеләргә һәм конституцияне үзгәртергә әзер булуын белдерүе турында игълан итте. Әмма президент идарәсе бу турыда берни дә белмәвен әйтә.

Пәнҗешәмбе көнне атышлар нәтиҗәсендә дистәләрчә демонстрацияче һәлак булган Киевта вәзгыять әле дә бик киеренке булып кала бирә. Татарлар да күпчелек украиннар кебек Януковичның вазифадан китүен яклый.

Азатлык Киевтагы хәлләр турында Украина милли җәмгыятьләр конгрессы проектлары координаторы Әлфия Шевченко белән сөйләште.

– Әлфия ханым, Киевта хәлләр ничегрәк?

– Тыныч халыкның бер өлеше паникага бирелде, кайберләре өйдә утыра. Метро менә хәзер генә эшли башлады. Кешеләр эшкә бара алмады. Кибетләр халык белән тулы. Безнең каршыда гына "Континент" дигән кибет бар. Аны бер ачалар, бер ябалар. Кешеләр ишек төбендә тезелеп киткән. Аларны төркем-төркемләп кенә кертәләр. Халык азык-төлек җыя. Кайберәүләр инде хәл тотрыкланырга мөмкин дип алай ук пошаманга төшми, әмма күпчелеге куркуга бирелгән. Үлүчеләр бик күп. Йөзләп кешенең һәлак булуы әйтелә. Бина түбәләрендә мәргәннәр (снайперлар) утыра һәм кешеләргә ата. Тиктомалдан тыныч кына йөргән кешеләргә дә ут ачалар.

Киевка илдәге бандитларны, төрмәдә утыручыларны китереп тутырды һәм алар шәхси йортларга да, кешеләргә дә һөҗүм итә. Урамда йөрү инде имин түгел.

– Бандитлар китерделәр, дидегез. Кемнәр китерде?

– Хакимият китерде. Автобуслар белән китерделәр, аларга 300 һривня түлиләр. Алар нигездә нык бәдәнле яшьләр. Алар нишлиселәре килә, шуны эшли. Киев шул бандитлар, мәргәннәр белән тулы һәм бик куркыныч.

Хәзер Югары Рада җыелды. Халык парламент-президент республикасы турында карар кабул ителер дип өметләнә, чөнки хәзер президент Виктор Янукович бар хакимиятне үз кулында тота һәм барысын да ул үзе хәл итә. Болар барысы да Мәскәү Кремле котыртуы белән эшләнә. Хәтта оппозиция белән сөйләшүләр булганда да, ул һәрвакыт Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшеп алу өчен бүленә иде. Мәскәүдән барысын да өйрәтеп яталар. Инде монда Мәскәү гаскәрләре бар, аларның киемнәрендә Русия билгеләре тегелгән.

– Халык Януковичның калуын телиме яки китүенме?

– Халык Януковичка каршы. Русияләр халык аның яклы дип ялгышмасын. Русия телевидениесе сөйләгәннәрнең 99 проценты ялган. Мәскәү Украина халкына дошманча карашта. Кешеләрне үтерүгә дә алар бармак аша карый. Мәскәүгә без кызганыч түгел. Шуңа кешеләр Русиягә йөз тотарга ярамаганны аңлый.

– Алар күбрәк Европага йөз тотамы?

– Европа күбрәк сивиль дөнья. Анда Русиядәге кебек империализм юк. Күпләр инде хәлләрне күреп карашларын үзгәртә. Элек көнчыгыш төбәкләрдә Янукович яклылар да хәзерге хәлләрне күреп башка фикергә килә, чөнки Мәйданда торучы халык Европа өчен дә, тагын нәрсәдер өчен түгел, ә үз киләчәге, балалары өчен тырыша.


Украина татарлары оешмасы җитәкчеләренең берсе Кәнәфия Хөснетдинов:

– Кәнәфия әфәнде, Киевта хәлләр ничек? Татарлар иминме?


Канафия Хөснетдинов

Канафия Хөснетдинов

– Киевта хәлләр бик авыр. Кибетләрдә бернәрсә юк, булганында зур чират.
Бензин да алып булмый. Кыскасы бөтенләй эш туктап калды. Үзәктә йөрерлек түгел. Поездларны да туктаттылар, автобуслар да йөрми, машиналар белән дә читкә чыгармыйлар. Без татарларга үзәккә, Мәйдан янына бармагыз дип әйттек. Бик зур ихтыяҗ булмаса, урамга чыкмагыз, өйдә генә утырыгыз, дидек.

– Украина татарлары Виктор Янукович сәясәтенә нинди карашта?

– Президент бу хәлләрне үз вакытында туктата алмады, шуңа китсә, яхшырак булыр иде. Бәлкем яңа хакимият булса эшләр алга китәр иде. Ничек буласын белеп булмый, без сәясәткә кермәскә тырышабыз, чөнки бүген берсе, икенче көнне икенчесе. Татар җәмгыяте вәкиле берәр ниндидер әңгәмә бирсәк һәм аны дөрес аңлатмасалар, бу татарга каршы килеп чыгарга мөмкин. Шуңа нейтраль позициядәбез.

– Украина татарлары Европага кушылуга ничек карый?

– Без Русия ватандашлары. Безнең тарихи ватаныбыз – Татарстан. Европага керсәк, Русия белән арабыз начараер. Шуңа без Русиягә йөз тотабыз, чөнки Европага керсәк, чит илдә булып калабыз. Безгә Русия белән булырга кирәк. Европага керсәк, нәрсә булачагын кем белә. Украинада хәзер сәнәгать, икътисад хәлләре бик авыр. Украина сәнәгате Европага көйләнмәгән. Бөтен эшебез Русия белән бара. Европага керергә кирәк, әмма акрын-акрын гына керергә кирәк, чөнки шартлар каралмаган.

– Нинди шартлар?

– Икътисади яктан безгә Русия белән булу яхшы. Безнең барлык туганнарыбыз да Русиядә.

– Кеше хокуклары, демократиягә килгәндә...

– Бездә мәхкәмәләр бик яман эшли, әмма аны тиз генә үзгәртеп булмый. Бу өлкәдә, әлбәттә, Европа безнең өчен яхшы. Коррупция юк, демократия. Монда бит хәзерге коррупцияне сөйләп бетерерлек түгел. Бу бик начар.
XS
SM
MD
LG