Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшмәкәрләр милли һөнәрләргә өйрәнә


Эшмәкәрләр милли һөнәрләргә өйрәнә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:23 0:00

Эшмәкәрләр милли һөнәрләргә өйрәнә

Казанның халык сәнәгате һөнәрләре уку йортында эшмәкәрләр, урта яшьләрдәге кешеләр, яшьләр кул эшләренә өйрәнеп үз бизнесын кора башлаган. Һөнәри уку йорты Универсиададан соң да активлыгын киметмәде, ун айда кул эшенә өйрәтеп җибәрәбез, ди техникум мөдире Раушания Сәүбәнова.

2012 елның февралендә Азатлык хәбәрчесе Казандагы халык сәнәгате һөнәрләре уку йортында булганда, андагы барлык эш-ниятләр Универсиадага юнәлгән иде. Ул вакытта берьяктан, укырга керергә теләүчеләр күп булса, икенчедән, чит ил кунакларына милли сувенирлар, кулдан эшләнгән бүләк кирәк булган. Уку йорты мөдире Раушания Сәүбәнова белдергәнчә, алар бу эшне тулысынча үти алган. Казанда үткән җәйге спорт уеннарына бик күп һәдияләр, милли тауарлар эшләгәннәр, барысын да диярлек чит ил кунаклары сатып алып бетергән, киштәләре бушап калган.

"Безнең кулдан эшләнгән милли аяк киемнәрен хәзер Америкада да, Франциядә дә күрергә була. Читекләрне күп сатып алдылар. Хәзер экспозицияләребез Франция, Италия музейларында да бар. Универсиада вакытында төрле милләт вәкилләрен күрсәткән курчакларны күпләп тектек", ди Раушания Сәүбәнова.

Узган елның май аенда алар Гвардейская урамыннан Техническая урамынадгы 29нчы йортка күчкән. Мөдир сүзләренчә, урын алыштыру уку йортының шартлары яхшыртуга китерә. Яңа күчкән бинаны төзекләндерү башлана, анда әле дә эшләр бара.

Һөнәри уку йортында бүген тугызынчы сыйныфны тәмамлап килгән укучылардан башлап, урта яшьләрдәге эшмәкәрләргә, яңа эш башларга теләүчеләргә кадәр кул эшенә өйрәтәбез, ди Сәүбәнова.

Зәркән, кием тегү, кием дизайны, керамика, агач эшкәртү, рәсем ясау кебек юнәлешләр телгә алынды. Яшел Үзән, Азнакайда кул эшләре белән эшмәкәрлекне башлаучылар барлыгы әйтелде.
XS
SM
MD
LG