Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вавилов Татарстан һәм Хәммәтова арасында туган низагны үз өстенә алды


Анжела Вавилова исемендәге вакыф рәисе Владимир Вавилов Татарстан белән "Подари жизнь" җитәкчесе Чулпан Хәммәтова арасында туган низаг өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

"Җиңүчеләр уеннарын" Казанда үткәрү минем теләгем иде һәм шуңа күрә мин "Подари жизнь" вакыфы җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем. Мин җитәкчелекне спорт корылмаларын карарга Казанга чакырдым. Аннан соң өстәл янында утырганда "Подари жизнь" җитәкчелегенә акча тапсак Казанда үткәрәчәкбез, ә тапмасак юк дип җиткердем", ди Вавилов.

Аның фикеренчә, уеннарны Казанда үткәрү өчен акча белән ярдәм итәрдәйләргә җитәрлек мәгълүмат җиткерә алмавын ул үзенең гаебе дип саный. Монда Татарстан президенты да, аның ярдәмчесе Татьяна Ларионова да гаепле түгел дип белдерә.
XS
SM
MD
LG