Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

Украина президенты Виктор Янукович вакытыннан элек дәүләт башлыгын сайлау булачагы турында белдерде.

Януковичның белдерүе Украина президенты сайтында урнаштырылган. Анда вакытыннан элек президент сайлау үтәчәге, 2004 елгы конституциянең яңадан торгызылачагы әйтелә. Бу конституция нигезендә парламентка һәм хөкүмәткә вәкаләтләр күбрәк бирелә. Янукович шулай ук фиркаләрне һәм парламенттагы фракцияләрне "милли ышаныч хөкүмәте" төзергә чакырды.

Президент сайлауның кайчан булачагы һәм шулай ук Югары Радага сайлау булу мөмкинлеге турында белдерелми.

Җомга кичендә Украина Югары Радасының 2004 елгы конституциягә кайту кануны кабул иткәнлеге билгеле булды. Раданың 386 депутаты бу канунны хуплады, берәү бер якка да кушылмады, 10 кеше тавыш бирмәде.

Сәясәтчеләр Януковичның бу белдерүен 21 февральгә каршы төндә булган сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак бәяли.

Сигез сәгать дәвам иткән сөйләшүләрдә Украина президенты Виктор Янукович, оппозиция җитәкчеләре Арсений Яценюк, Виталий Кличко, Олег Тягнибок, Германия һәм Польша тышкы эшләр министрлары Франк-Вальтер Штайнмайер белән Радослав Сикорский катнашты. Төнлә аларга Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин да кушылды.

Сөйләшүләр тәмамлангач анда катнашканнар комментардан баш тартты. Reuters агентлыгы Европа берлеге төркеме вәкиле сүзләренә таянып кына, сөйләшүләрнең "бик авыр барганлыгы" турында хәбәр итте.

Илнең сәламтәлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Киевта дүрт көн дәвам иткән хакимият көчләре һәм оппозиция каршылыгы вакытында һәлак булучыларның саны 77-гә җиткән, 370-тән артык кеше хастаханәләргә салынган. Оппозиция вәкилләре корбаннар санының йөздән артуын белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG