Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:49

Русия президенты вазифа мөддәте тәмамланган Удмуртия башлыгы Александр Волков урынына яңа кеше билгеләдә. Көзге сайлауга кадәр республиканы Александр Соловьев җитәкләяәчәк.

Удмуртияне 20 ел җитәкләгән, республиканың беренче президенты булган Александр Волков вәкаләте мөддәте тәмамлану сәбәпле вазифасыннан китте. Республика башлыгы вазифасын 14 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларга кадәр Александр Соловьев башкарачак.

Александр Соловьев 1950 елда Удмуртиядә туган. 1970нче елларда Ижауда электромеханика һәм "Редуктор" җитештерү ширкәтләрендә эшче булган, соңрак “Удмуртколхозстрой” оешмасында машина йөкләре әзерләүче вазифасын башкарган. 1979 елда "Удмуртавтодор" берләшмәсенә күчкән. Анда ул механик-прораб вазифасыннан берлекнең җитәкчесенә кадәр юл үткән.

Соловьев 2003 елда Удмуртиянең Дәүләт шурасына сайлана. Шура рәисенең беренче урынбасары вазифасын үти, 2007-2013 елларда Дәүләт Шурасын җитәкли.

2013 елның апрелендә Соловьев Удмуртия хакимиятеннән Русия Федерация шурасына әгъза итеп җибәрелә.

20 февральдә Удмуртиягә Идел буе федераль округы башлыгы Бабич килде. Ул республика башлыгы вазифасын вакытлыча Александр Соловьев үтәячәк дип рәсми белдерү ясады.

Журалистлар белән очрашуда Соловьев 14 сентябрьдә республика башлыгын сайлауда катнашырга нияте булуын җиткерде. Элекке башлык Александр Волков исә киләчәк сайлауларда үзенең кандидатурасын күрсәтмәячәген әйтте. Волковның күп еллар җитәкчелек иткән тәҗрибәсен башка вазифада кулланырга нияте булуын җиткерде Бабич.

Удмуртия башлыгы итеп кем куелачагы 19 февральгә чаклы билгеле булмады. Җирле мәгълумат чаралары хезмәткәрләре һәм белгечләр республиканы сайлауга кадәр "ИжАвто" яисә "Калашников" концерны менеджерлары җитәкләве ихтимал дип белдерде.

"Соловьевның республика башлыгы итеп билгеләнүе федераль үзәктә башка беркемне дә таба алмаганнарын күрсәтә", дип яза мәгълүмат чаралары. "Республика сәясәтчеләре Волковны Соловьевка алыштыруны начар вариант дип кабул итмәячәкләр, аеруча элекке хуҗа һәм аның тиңдәшләре өчен бу хакимияттә дәвамчылык. Моннан тыш Соловьев Федерация шурасында Волковка урын бушатты", дип яза "Клуб регионов" газеты.

Александр Волков (у) сугыш ветераннары арасында

Александр Волков (у) сугыш ветераннары арасында

1955 елда Брянскийда туа. 1970 елда Удмуртиянең Глазов шәһәренә юллама белән килә. Төзелеш идарәсендә мастер, соңрак баш инженер, зур төзелеш идарәсе җитәкчесе булып эшли. Волков 35 яшендә Глазов шәһәренең башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә,1989 елдан Удмуртия республикасының Дәүләт план идарәсе рәисенең беренче урынбасары, 1990 елдан республика хөкүмәте рәисе урынбасары, бер үк вакытта Архитектура һәм төзелеш дәүләт комитетын да җитәкли. 1993 елның июнендә Удмуртия хөкүмәте рәисе итеп билгеләнә. 2000 елга кадәр Александр Волков Россия Федерация шурасында Удмуртия вәкиле. 1995 елдан Удмуртия башлыгы – Дәүләт шурасы рәисе. 2000 һәм 2004 елларда Удмуртия президенты булып сайлана, 2009 елдан Русия президенты карары нигезендә кабат Удмуртия башлыгы вазифасын башкарды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG