Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина армиясе турында белергә кирәкле нәрсәләр


Кечкенә кыз украин гаскәренә ант биргән абыйсын кочаклап тора. Киев, 16 ноябрь, 2013.
Кечкенә кыз украин гаскәренә ант биргән абыйсын кочаклап тора. Киев, 16 ноябрь, 2013.

Киевта бәрелешләр иң кискенләшкән көннәрдә армия дә башкалага китерелде. Армия илдәге сәяси кризиска ничек җәлеп ителә ала һәм аның нәтиҗәләре нинди булыр иде?

Моңарчы армиянең илдәге кризиска карашы нинди булды?

Бу атнага кадәр Украина армиясе илдәге кризиска тыкшынмады, бу хакимият үзе игълан иткән сәясәт иде.

26 гыйнварда саклану министры Павел Лебедев белдергәнчә, армия нейтральлек саклый һәм сәяси эшләргә тыкшынмый.

Шулай да 19 февральдә "террорчылыкка каршы" чара игълан ителгәч, хакимият армиягә басымны тагын да арттыра.

Соңыннан шул ук көнне Лебедев гаскәрнең "террорчылыкка каршы" чарада катнашырга мөмкинлеген әйтә.

Украина армиясе баш идарәсе җитәкчесенең алмашынуы гаскәрнең гамәлгә күчүе дигән сүзме?

19 февральдә Янукович баш идарә җитәкчесе Владимир Замананы эшеннән алып аның урынына Юрий Ильинны билгеләде.

Моның рәсми сәбәбе хәбәр ителмәде. Ләкин элегрәк Замананың гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертү турында Янукович белән килешмәве билгеле иде.

Кризиска тыкшыну боерыгы чыкса, армия аны үтәячәкме?

Күзәтүчеләр сүзләренчә, армиядә хезмәт итүчеләрнең Украина кризисына карата фикере халык фикере белән бер.

"Минем шигем юк: армиягә тыкшынырга боерык бирелсә, гаскәрләр аны тыңламас, чөнки аларның үз халкын, әниләрен, әтиләрен, туганнарын кыйныйсы килми", диде Азатлыкка армия аппаратының элекке җитәкчесе генерал полковник Анатолий Лопата.

Боерыкны үтәү яки үтәмәү мәсьәләсендә армия икегә бүленә аламы?

Андый куркыныч бар, чөнки Украинада гаскәрләр үз өйләренә якынрак җирләрдә хезмәт итә. Ә Евромайданга карата фикер, билгеле булганча, территориаль принципка бүленә: Көнбатыш аны хуплый, Көнчыгыш – каршы.

Мәскәүдә яшәүче Нью-Йорк университеты профессоры Марк Галеотти сүзләренчә, украин армиясе иң элек хакимияткә түгел, ә халыкка хезмәт итә. Ләкин гаскәрнең бүленү яки бүленмәве аның җитәкчеләренә бәйле.
XS
SM
MD
LG