Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда балалар өчен дуслык дәресләре үтте


Лариса Гайнетдинова балаларны татар бүлмәсе белән таныштыра
Лариса Гайнетдинова балаларны татар бүлмәсе белән таныштыра

Халыкара туган тел көне уңаеннан Ижау шәһәренең Дуслык йорты хезмәткәрләре мәктәп балалары өчен толерантлык дәресләре оештырды.

Удмуртия - күпмилләтле республика. Һәр халыкның телен саклап калу, культурасын үстерү, ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен күп эш башкарыла.. Киләчәктә шушы дуслыкны саклап калу һәм үстерү бурычы куела. Бу юнәлештә эшне республиканың Халыклар Дуслыгы йорты да башкара. Халыкара туган тел көне уңаеннан Дуслык йорты хезмәткәрләре мәктәп балалары өчен толерантлык дәресләре оештырды. Шушы көннәрдә Ижау шәһәренең 12нче мәктәп укучылары толерантлык дәресендә булды.

Халыклар Дуслыгы йорты республикада яшәүче халыкларга җыелып аралашу өчен бик уңай урынга әверелде. 12нче мәктәп укучылары биредә беренче тапкыр икән. Алар бу бинада һәр нәрсәне дә зур кызыксыну белән йөреп чыкты. Матур итеп бизәлгән киңәшмәләр залы белән сокландылар, музыкаль салонда ак рояль янында фотога да төшеп өлгерделәр.

Милли оешма вәкилләре мәдәниятләре белән таныштыра
Милли оешма вәкилләре мәдәниятләре белән таныштыра
Очрашулар залында балалар өчен чын-чынлап толерантлык дәресе узды. Аны удмурт милләте вәкиле Италмас башлады. Ул укучыларны удмурт телендә исәнләшергә, кулланышта булган башка сүзләрне әйтергә өйрәтте. Удмурт халкы турында мәгълүмат җиткерде. Удмуртия турында фильм Италмас биргән мәгълүматны тагын да тулыландырды.

Татар кызы Асылъяр татар халык җырын башкарды. Удмуртия татарлары тормышы турында сөйләде, бәйрәмнәребез белән таныштырды. Балаларга икенче бер татар халык көен өйрәтте һәм ул җыры бергәләп башкардылар да.

Үзенчәлекле дәрестә балалар республикада яшәүче мари халкының кайсы төбәкләрендә гомер итүләре, шөгыльләре турында да күп информация алды.
Дәреснең иң кызыклы өлеше балалар катнашында узды. Рус милләте вәкиле укучыларны сәхнәгә чакырды. Аларга төрле халык уен коралларын өләште. Санаулы минут өчендә сәхнәдә чын-чынлап халык уен кораллары оркестры барлыкка килде. Балалар үзләрен сәхнәдә бер дә оялмыйча бик иркен тотты, уен кораларын бик шәп кулланып, өлкән баянчыга кушылып рус халык көйләрен башкарды.

Балалар төрле милли уен коралларында уйный
Балалар төрле милли уен коралларында уйный
Удмуртиядә ике мең яһүд яши. Аларның милли оешмалары бар. Чыгыш ясаучылар яһүдләрнең милли телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен гаиләләрнең ролен билгеләп үтте. Яһүд халкының кызыклы "зумба-зумба" дип аталган уенын залдагы балалар бик тиз үзләштерде һәм кушылып уйнады да.

Халыклар Дуслыгы йорты милли телләр өйрәнүче балалар белән күп эшли. Әмма рус һәм башка туган телләрендә белем алмаган милләт балалары читтә кала бирде. Укучыларның күбесе Халыклар Дуслыгы йортына беренче тапкыр килгәннәр. Хәтта укытучылар да бу бинада тәүге мәртәбә икән.

Халыклар Дуслыгы йорты хезмәткәре Лариса Гайнетдинова сүзләренчә, биредә башкарылган эшләрне күрсәтү. Шулай ук республикада яшәүче халыкларның культурасы белән таныштыруны да максат итеп куйганнар. Толерантлык дәресләрен үздыру проекты шушы күзлектән чыгып әзерләнгән.

Дәреснең икенче өлешендә балалар Халыклар Дуслыгы йортында тупланган милли оешмалар бүлмәләрендә кунакта да булды. Әйтергә кирәк, алар өчен биредә утызга якын милли оешма тупланып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртуы, ачыш булды. Удмурт милли оешмасы бүлмәсендә малай-кызлар өстәмә мәгълумат алды. Шулай ук удмуртларның борынгы музыка уен коралы - крезь белән танышты.

Асылъяр җырлый
Асылъяр җырлый
Яһүдләр бүлмәсендә аларның изге китаплары, үзенчәлекле хәрефләре балаларда кызыксындыру уятты. Удмуртия татар иҗтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре берлеге, милли-мәдәни автономия бүлмәсендә республикада гомер итүче милләттәшләребезнең туган телен саклап калу, мәдәният-сәнгать өлкәсендәге уңышлары хакында тыңлады. Бәйрәмнәр турында ишетте, милли киемнәр белән танышты.

12нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова Ижау шәһәрендә Халыклар Дуслыгы йорты ачылгач та, аның хезмәткәрләре белән элемтә булдырып, бик дус эшләүләрен җиткерде. Яшьләр оешмаларыннан вәкилләр, милли үзәкләрдән җитәкчеләр мәктәптә уздырылган чараларда катнаша. Мәктәптә “Коммуникатив культуралык киңлеген булдыру” дип исемләнгән проект нигезендә эшлиләр. Шушы проектның бер өлешендә укучыларда башка милләтәргә карата толерантлык хисе тәрбияләү тора. “Халыклар Дуслыгы йортында узган дәрес балаларда дуслык хисе тәрбияләүдә зур урын алачак”, диде Рәсимә Садыйкова.

Шулай итеп балалар төрле милләтләр турында белем туплады. Үзләре янында гомер итүче башка милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре белән танышты, үзенчәлекле телен, җырларын ишетте. Болар барысы да, һичшиксез, аларга карата хөрмәт, аңлау тудырачак.
XS
SM
MD
LG