Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда балалар татарча көрәште


Татарча көрәш ярышларында катнашучылар
Татарча көрәш ярышларында катнашучылар

Самарның "Яктылык" мәктәбендә һәр елны татарча көрәш буенча ярышлар уздырыла. Бәйгегә өлкәнең төрле районнарыннан мәктәп укучылары килә. Бәйгедә теләгән һәр бала катнаша ала.

Быелгы ярышка “Яктылык”тан тыш Камышлы, Хворостянка районнарыннан һәм Яңа Куйбышев шәһәреннән көрәшче балалар килделәр. Ләкин дә һәр елны көрәшчеләрнең күпчелеге “Яктылык” балалары булып кала бирә. Сәбәбе бик гади. “Яктылык”та татар көрәше буенча секция эшләп килә һәм барлык малайлар һөнәрмәнд тренерлар җитәкчелегендә буыннарын чыныктыралар. Шунысы күзгә ташлана: малайларының көрәшен карарга гаиләләре белән киләләр.

84 мәктәп укучысы дүрт сәгать буена бил сынашты. Шуларның 30ы - татар малайлары булды. Урыс егетләреннән тыш казакъ, кыргыз, таҗиклар күзгә ташланды. Араларында кавказлар да бар иде. Авыр үлчәүдәгеләрне ничек йотлыгып карасалар, 24 килолы малайларны каравы да үзенә бер ләззәт бирде. Бәләкәчләр үзләренең җиңү теләген яшерә белмиләр. Дәртләнеп, әтәчләнеп, хәтта ерткычларча бер-берсенә ташланалар һәм алардагы җиңү теләге гаҗәеп тойгылар уята. Җиңелгәннәре үкереп-үкереп елый башлыйлар. Көрәш мәйданы мускуллар уйнавы гына түгел, ә хисләр дөньясына әйләнеп көчле бер драматургия әсәрен хәтерләтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү
Җиңүчеләрне бүләкләү
Һәр үлчәүнең үз җиңүчесе булды. Төрле үлчәүдә төрле милләт балалары дәрәҗәле урыннарны яуладылар. Бүләкләр күп иде. Ярышны, елдагыча, Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды (рәисе – Әнвәр Горланов).

Заманында бу бәйгене мохтариятнең элеккеге рәисе, Самар шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов башлап җибәргән иде. Быелгы бәйгенең дә матди чыгымнарын ул үз өстенә алган.

Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ә аларның саны күп. Ундүрт үлчәүдә 42 җиңүче, 20се татарлар. Шуларның җидесе үз үлчәүләрендә беренче урында.
XS
SM
MD
LG