Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре яңача үтә


Финалга үтүчеләр
Финалга үтүчеләр

Өлкә татар Конгрессы ел саен оештырган киң колачлы һәм матур бәйрәмнең финалына быел да җиде егет һәм кыз сайланды.

"Себер йолдызы" һәм “Татар егете” бәйгеләре җиденче ел үткәрелә. Ел саен үзен сынап карарга теләүчеләр алдан үзләре турында мәгълүматны ярышны оештыруда катнашучы шәһәр татар мәдәният үзәгенә юллыйлар. Аннары билгеләнгән көндә үзәктә егет-кызларның осталыгы сынала.

Фларит Сәлимов искиткеч тавышы белән сокландырды
Фларит Сәлимов искиткеч тавышы белән сокландырды
Иң элек һәрберсе үзләре белән таныштыргач, сәләтләрен күрсәтү өчен вакыт бирелә. Татар телен, тарихын, мәдәниятен белүләре тикшерелә. Аннары тәҗрибәле жюри әгъзалары күркәм йөзле, төз гәүдәле, тарихны, гореф-гадәтләрне белгән, туган телдә иркен сөйләшкән яки өйрәнергә омтылган иҗади яшьләрдән финалда “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” исемнәрен алу өчен көрәшергә лаекларны билгели.

Быел өлкәдә шактый танылып өлгергән бәйгенең финал өлеше 29 мартта үтәчәк, анда Татарстан республикасы йолдызлары катнашыр дип көтелә.

Әлфия думбрада оста уйный
Әлфия думбрада оста уйный
- Беренче елларда бәйгенең сайлап алу өлеше татарлар күпләп яши торган һәр районда уздырылса, соңгы вакыт кастинглар шәһәр татар мәдәният үзәгендә генә оештырыла. Соңгы елларда бәйгенең барышы да үзгәрде. Финалга үтүчеләр 12 көн буе шәһәр янындагы лагерьда яшиләр, анда психолог, хореограф, йөзне матурларга, киенергә өйрәтүчеләр белән мастер-класслар, туган тел, ислам нигезләре, себер татарлары тарихы буенча дәресләр үткәрелә. Егетләр көрәш буенча, кызлар Төмән рестораннары пешекчеләреннән аш-суга осталыкларын арттыралар.

Быел лагерьдагы берникадәр тормышны да, бәйге барышын да онлайн тәртиптә тамаша кылып булачак. Тагын да 1 марттан бәйгенең сайты эшли башлаячак, анда һәр катнашучы үз уйлары, тойгылары, фикерләре белән бүлешер, фоторәсемнәр тәкъдим итәр.

Айдар Садыйков икенче тапкыр кастингка килде
Айдар Садыйков икенче тапкыр кастингка килде
Ә кастингка килгәндә, килүчеләр азрак булса да, башка еллар белән чагыштырганда, болар - әзерлекле, үзләренә ышанган егет-кызлар иде.
Проектны булдыручы Ринат Насыйровның: “Бу юлы татарча матур итеп үзләре турында сөйләүчеләр җыелган”, дип соклануы бәйгенең елдан-ел максатына ирешә баруы турында сөйли. Үз телләрен өйрәнүче, белүче яшьләр арта. Аларның күбесенең Төмән шәһәренең татар телен өйрәтелми торган мәктәпләрендә укуы тагын да шатландырды. “Гаиләдә сөйләшәбез”, диделәр катнашучылар. Ә менә электән татар мәдәнияте үзәге булган Ямбай авылыннан килүчеләрнең бөтенләй дә телне белмәүләре жюри әгъзаларын нык гаҗәпләндерде.

Булат Речапов кече яшьтән төрле бәйгеләрдә катнашып чыныккан егет
Булат Речапов кече яшьтән төрле бәйгеләрдә катнашып чыныккан егет
Һәр чыгыш саен аларның сәләтләренә исең китәр! Ясаган рәсемнәре, ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтендә катнашулары, берәүнең хоккей белән, кайберләренең төрле иҗат коллективларында шөгыльләнүләре (уен коралларында уйнау, бию, шигырь сөйләү, җырлау) – санап кына бетерерлек түгел. Ринат Әхтәриев узган бәйгеләрдә катнашса да, тагын килгән, яңалыклар турында ишеткәч, үземне яңадан сынап карыйсым килде, ди ул, - дип сөйләде өлкә татар Конгрессының матбугат департаменты җитәкчесе Илсөяр Кәримова.

Финалга сайланган 7 егет һәм 7 кыз белән әзерлекне башладылар да оештыручылар. Бәхетлеләр Урай, Төмән, Тубыл, Янаул шәһәрләреннән, Төмән, Ялутор районнарыннан иде.
Әзерлек барышында
Әзерлек барышында
XS
SM
MD
LG