Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиодагы бәйрәмдә Татарстанны тәкъдим иттеләр


Чарада катнашучы балалар түбәтәй-калфак киеп карый. Бәйрәм башланырга берничә минут кала.
Чарада катнашучы балалар түбәтәй-калфак киеп карый. Бәйрәм башланырга берничә минут кала.

Япония башкаласы Токио шәһәренең Сэтагая районында халыкара милли чара үтте. Анда татарлар да катнашты.

Сэтагая районы бу чараны быел 22нче тапкыр үткәрде. Сэтагаядагы иң биек 27 катлы бинаның дүртенче катында 22 февральдә булган бу бәйрәмдә 11 ил вәкиле үзләренең тарихи ватаннары белән таныштырдылар, милли ризыклар һәм һәдияләр тәкъдим иттеләр.

Чарада Мисыр, Камбоджа, Татарстан, Болгарстан, Үзбәкстан, Шри-Ланка, Ангола, Япония, Танзания, Төркия, һәм Индонезия вәкилләре катнашты.

Татарстан өстәле
Татарстан өстәле
Татарстаннар бу халыкара бәйрәмдә икенче тапкыр катнаша инде. Узган ел алар чәкчәк тәкъдим иткән булса, быел табынны өчпочмак бизәде. Татарстан өстәленә республика байрагы, түбәтәй-калфаклар, милли һәдияләр, тарихи урыннарга багышланган буклетлар да куелган иде.

“Татар өстәлен Токиода яшәүче Гөлнара Карасава һәм Тосихиро Карасава, аларның өч баласы, Тосихироның танышы – япон егете Эйта Маҗа, Чаллыдан килгән Динә (Йокоһамада яши), Уфадан Алсу һәм мин оештырдым”, дип хәбәр итте Азатлыкка Юто Хушиама.

Япон чәен эчү серләренә өйрәнәләр
Япон чәен эчү серләренә өйрәнәләр
Тантана башында 11 илнең икешәр вәкиле сәхнәгә чыкты. Ал ил исемен атаганда кулларын күтәреп сәламләделәр. Кайбер Африка илләренең илчеләре һәм Сэтагая районының лидеры Нобуто Хосака бу бәйрәм белән котлап чыгыш ясады.

Бу чарада чит илләрдән килеп яшәүчеләр япон культурасы белән дә таныштылар. Алар тәмләп япон чәе эчү серләренә өйрәнде, кимоно киеп карады.
XS
SM
MD
LG