Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:32

БМО Иминлек шурасы Сүрия халкына ярдәм резолюциясе кабул итте


БМО Иминлек шурасы бертавыштан Сүрия халкына һуманитар ярдәм резолюциясе кабул итте. БМО мәгълүматларына күрә, тугыз миллионнан артык сүрияле ярдәмгә мохтаҗ.

Русия һәм Кытай шулай ук бу документны хуплады. Элегрәк бу ике ил Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимын гаепләүче һәм аңа чикләүләр белән янаучы өч резолюциягә каршы булган иде.

XS
SM
MD
LG