Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:36

Чечен һәм ингуш халыклары сөргененә 70 ел


Чечен һәм ингуш халыкларының Кавказдан Үзәк Азиягә сөрелүенә 23 февральдә 70 ел тулды. 1944 елның кыш ахырында булган бу коточкыч хәлләрне хәтерләүчеләр әле дә исән. Һәм алар ул көннәр турында хатирәләрен Азатлыкка сөйләде.

Мухажар Джабраиловага ул чакта 13 яшь була. Таудагы кечкенә генә чечен авылы Зандакка бер төркем хәрби машиналар килүен күреп алган әнисе бар гаиләне аякка бастыра.

Мухажар Джабраилова

Мухажар Джабраилова

"Әнием туктап юл буена утырды да елап җибәрде. Мин аннан нигә елавын сорадым. Ул бу машиналарның безне алырга килүен һәм икенче көнне бик еракка алып китәчәген әйтте", ди Джабраилова.

Ул машиналарда килгән хәрбиләр төн уртасында йорларның ишекләрен шакып тиз арада юлга җыенырга куша. Әнисенең нинди коточкыч нәрсә әйткәнлеген кыз бала шунда гына аңлап ала. Иосиф Сталин кушуы белән эшләүче хәрбиләр ул төндә һәм икенче көнне Зандак авылындагы гына түгел, Чечен-Ингуш республикасындагы барлык йортларның ишекләрен шакып чыга.

Республикадагы ярты миллионлап кеше поездларның йөк вагоннарына төяп Үзәк Азиягә озатыла. Сталин моны чечен һәм ингуш халыклары нацилар белән хезмәттәшлек иткән дигән гаепләүгә нигезләсә, күпләр моны бу халыкларның совет хакимиятен кабул итәргә теләмәве өчен үч алу дип исәпли.

"Чечевица" дип аталган чара шулай башлана. Ирләр сугышта. Өлкән яшьтәгеләр, авырулар, хатын-кызлар, балалар йөк вагоннарында көнчыгышка таба берничә атналык юлга озатыла.

Джабраилованың дүрт туганын хәрбиләр авылда ук атып үтерә. Аның абзые елгага су алырга киткән җирдә атып үтерелә. Ике балигъ булмаган туганнан туганы һәм бер абзые Джабраилованың әнисеннән алып торган алканы кертеп чыгарга дип тукталган җирдә аларның өе янында ук атып үтерелә.

"Туганнан туганнарымның икесен дә шул үтерелгән җирдә чокыр казып күмеп куйдылар. Алар артыннан килгән аталарын -- минем абзыемны да шунда ук үтереп шул урында ук күмеп куйдылар. Өчесе дә менә шулай үтерелде", ди Джабраилова.

Үсмер кыз исән калган туганнары белән Казакъстанга китерелә. Сөрелгәннәрнең бер өлеше Кыргызстанга яки Себергә озатыла.

Һитлер гаскәрләренә каршы сугышкан 40 меңләп чечен һәм ингуш хәрбиенә дә туган җирләренә кайту рөхсәт ителми.

Шуларның берсе -- Салман Радуев траншеяда булганда аның янына киләләр һәм наци армиясенә ярдәм итүдә гаепләп сөргенгә китәчәген әйтәләр.

13 яшендә өеннән качып совет армиясенә кушылган Дудаев бу хәбәргә аптырап кала. Дудаевның командиры украин Мыкола Котов та моны һич аңлый алмый.

"Аның күзеннән яшьләр чыкты. Ул яныма килеп мине кочаклап алды да: "Улым мин берничә көн буе бу хәбәрне сиңа әйтә алмадым, әмма әйтергә тиешмен. Чеченнар сугышчы булып туа, алар бик яхшы сугыша. Бик кызганыч, әмма мин фәрманга буйсынмыйча булдыра алмыйм дип әйтте", ди Дудаев.

Шулай итеп Дудаев та йөк вагонында Казакъстанга, Кытай чигендәге Лениногорски шәһәренә озатыла.

Дудаев 27 көнгә сузылган ачлыкта барып ул юлда исән кала. Әмма дистәләрчә мең чечен һәм ингуш ачлык һәм суыктан юлда ук кырыла.

Дудаев туганнарын ярты ел буе эзләсә дә таба алмый. Шуннан соң бар кыюлыгын җыеп күрше Кыргызстанга юнәлә һәм анда туганнарына кушыла. Аларга ил буйлап хәрәкәт итү тыелган була һәм бу канунны бозган өчен 25 ел төрмә яный.

Казакъстанга аерым вагоннарда китерелгән Джабраиловлар гаиләсе дә кушылу бәхетен кичерә.

Әмма депортация аларның гаиләсенә бик зур югалтулар китерә.

Дүрт атна барганнан соң алар ачлык хәлендә диярлек килеп төшә.

"Эчәргә су, ашарга әйбер калмады. Үзебез белән алганнарны күптән ашап бетергән идек инде. Туктаган арада әни тыштан кар алып, шуны җебетеп эчерә иде", дип искш ала ул.

Берничә айдан Джабраилова бөтен гаиләсен югалта. Башта әтисе, аннан исән калган ике ир туганы, бераздан әнисе дә һәм ике кыз туганы да үлеп бетә.

Сөрелгән барлык чечен һәм ингушларның утыз-иллеләп проценты салкыннан, ачлыктан, депортация вакытында һәм аннан соң бер ел дәвамында атылган совет пуляларыннан кырылган дип исәпләнә.

Исән калганнарга Сталин үлгәннән соң өч ел үткәч, 1956 елда үз җирләренә кайту рөхсәт ителә.

Харитадан юкка чыгарылган Чечен-ингуш автоном совет социалистик республикасы кире торгызыла.

Кире кайткан чеченнар үз ватаннарын таный алмый диярлек.

Аларның өйләре һәм җирләре башка кешеләргә бирелгән булып чыга. Совет хакимиятләре мәчетләрне япкан, борынгы чечен һәм ингуш язмаларын яндырган. Кабер ташлары тартып чыгарылган, таулардагы берничә гасырлык манаралар нигезенә кадәр җимереп ташланган.

Күпләр йөрәкләре сыкрап кире Казакъстанга китә. Чеченнарның икенче дулкыны Үзәк Азиягә 1994 елда беренче чечен сугышы башлангач килә.

Джабраилова да, Дудаев та Чечнядә кала. Рамзан Кадыров 23 февральдә бернинди искә алу чарасы уздырмаска кушса да, алар депортацияне онытмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG