Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" Исхакыйны һәм чечен-ингуш сөргенен искә алды


“Азатлык” Татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның туган көне уңаеннан һәм чечен-ингушларның илләреннән сөрелү көнен искә алып Казанда пикет үткәрде.

23 февральдә Казан үзәгендә үткән пикетта “Метшин! Казанда Гаяз Исхакыйга музей ачуны таләп итәбез”, “Президент Миңнеханов! Казанда Гаяз Исхакыйга лаеклы һәйкәл куюны таләп итәбез”, “Метшин! Нигә бөек татар исемнәре Исхакый, Яхин, Сәйдәшев мескен урамнарга бирелгән?” дигән шигарләр күтәрде берлек әгъзалары.

“Без бүген урамга татар халкының иң бөек шәхесләренең берсе Гаяз Исхакыйны искә алырга һәм бу хакта халкыбызга җиткерергә чыктык. Бүген аның тууына 136 ел тулды. Ул гомере буе татар халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, мирасын халыкка бүләк итеп калдырган бөек шәхесләрнең берсе. Безнең өчен, XXI гасырның яшь татар милләтчеләре өчен Гаяз Исхакый үрнәк булып тора. Ул күтәргән проблемнар, милләт язмышы, катнаш никахлар мәсьәләсе бүген дә актуаль.

Ни кызганыч, бүген Казанда Гаяз Исхакыйга багышланган музей да, һәйкәл дә юк. Бөек шәхесебезнең исемен мәңгеләштерер өчен, халкыбыз хәтерендә саклар өчен музей ачуны, һәйкәл куюны мөһим дип саныйбыз”, дип сөйләде “Азатлык” берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин бу чарада.

Аның сүзләренчә, Исхакыйның исемен мәңгеләштерү өчен берлек Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә җыена.

“Азатлык” яшьләре Исхакый белән бергә чечен һәм ингушларның илләреннән куылуын да искә алды. “Әлеге авыр вакыйга көненнән без дә читтә кала алмадык. Без мөселманнар бер беребезнең хәлләрен белешеп, авыр вакытларда теләктәшлек күрсәтергә, кайгыларны уртаклашырга, шатлыкларны бүлешергә тиеш дип саныйм”, ди Нәбиуллин.

“Азатлык” 26 февральдә Азәрбайҗанда Ходжалы фаҗигасе көнне азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтү йөзеннән урам чарасы үткәрергә ниятли. 1992 елда Әрмәнстанның һәм БДБга кергән башка илләрнең хәрби көчләре Ходжалы шәһәренә хөҗүм ясады. Күпләгән азәрбайҗан һәлак булды. 26 февраль -- азәрбайҗаннарның кара көне.
XS
SM
MD
LG