Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Кырымда яңа хакимият яклы да, аңа каршы да митинг узды


23 февральдә Мәҗлес Акмәчетнең Ленин мәйданында алдан игълан иткән митингын үткәрде. Ул башта большевик матрослар тарафыннан 1918 елның 23 февралендә үтерелгән Кырым хөкүмәте рәисе Номан Челебиҗиһа хөрмәтенә багышланачак дип планлаштырылса да, ахыргы чиктә Украинада соңгы көннәрдә булган вакыйгаларга багышланды.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Кырым хакимиятендә Донецки өлкәсе, аерым алганда, Макеевкадан килгәннәр (алар барысы да Регионнар фиркасе әгъзалары) утырганын телгә алып, нәрсә, Кырымда кешеләрәбез беттеме әллә дигән сорау куйды. Ул, "Кырымда бүген үзенең Кырым элитасы юк, алар бирегә читтән килеп, Кырымны кайгыртабыз дигән булып, асылда үз мәсьәләләрен хәл итә. Бездә үзебезнең акыллы кешеләребез җитәрлек", диде һәм Кырым Югары Радасын таркатырга чакырды. Мәҗлес рәисе шулай ук, Украина Югары Радасында Кырым автономиясе өчен махсус комиссия төзеп, аның составына Кырымтатар мәҗлесе вәкилләрен дә кертергә кирәк", дип белдерде.

"Украина Югары Радасы яңа канун нигезендә Кырым Югары Радасына яңа сайлаулар үткәрергә тиеш. Ә инде кырымтатарларга килгәндә, аларның Кырымнан, Украинадан башка бер урында да бүтән ватаннары юк. Без йә монда сакланып калачакбыз, яки монда юкка чыгачакбыз. Без һәрбер халык кебек юк булырга теләмибез һәм без моңа юл куймаячакбыз. Безгә куркыныч китергән вазгыятькә без каршы торачакбыз. Без үз җиребез Кырымга идарә итүдән читләштерү белән беркайчан да риза булмаячакбыз. Хәзерге хакимият кырымтатарларны идарә итүдән тулысынча читләштерү өчен бөтен нәрсәне эшләде. Без моны хәзер генә әйтмибез, мин бу хакта төрле кабинетларда даими әйтеп килдем, ләкин алар бөтен нәрсәне киресенчә эшләп тордылар", диде Чубаров.

Сүзен дәвам итеп ул, Акмәчетнең үзәк мәйданында торган Ленин һәйкәлен алып атырга Акмәчет шәһәр мэрына 10 көн бирде. "Шул вакыт эчендә һәйкәл алынмаса, моны эшләү өчен без үзебез чаралар күрербез", диде. Аның сүзләренчә, һәйкәл кала икән, 10 көннән соң монда 30-40 мең кеше киләчәк.


Кырымтатарларының шушы җыенында 15 мең кеше катнашканы игълан ителде.


Урыс оешмалары үзләренең җыенын уздырды

Үзәк мәйданда кырымтатарлары митингы барганда, Кырым Югары Радасы алдында үз җыенын ярымутраудагы урыс оешмалары үткәрде. Ләкин анда төрле чыгышлар яңгырыйсы урынга, катнашкан халыкка Калашников автоматын сүтеп-җыю тамашасы күрсәтелде, ярышлар оештырылды. Урыс активистларының Кырымдагы хәл шул рәвештә кыздыруын милиция дәшми генә карап торды.


Жыенда бизәнгән киемнәрендә, нагайкалар тоткан казаклар да катнашты. Калашников ярышларының нинди максат белән үткәрелгәне рәсман билгесез булып калды. Тик шул билгеле - Кырымдагы урыс оешмалары үзләренең татарларга каршы дошманлыгын яшерми, аларга каршы акцияләрне даими рәвештә үткәреп килә.

Кырымтатарлар Киевта булган соңгы үзгәрешләрне хуплап каршы алганда, урыс оешмалары Янукович хакимиятен яклап торды, соңгы көннәрдә Кырым Югары Радасында автономияне Русиягә кушуга өндәгән белдерүләр дә еш яңгырады. Рада рәисе Владимир Константинов узган атнада Мәскәүгә барып, анда Русия Думасы җитәкчесе белән дә очрашып кайтты.

Тик аннан соң хәлләр шактый үзгәрде - Украина Югары Радасы яңа җитәкчесен - Александр Турчаниновны сайлагач, Украинаны бүлгәләүгә өндәүләр аяусыз бастырылачак дигән белдерү кабул итте. Урыс оешмаларының бүгенге җыенында аларның төп илһамчылары һәм яклаучылары, Кырымны Русиягә кушарга чакырган Сергей Цеков, Владимир Клычников күренмәде.
XS
SM
MD
LG