Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Янукович һәм тагын берничә түрәнең эзләнүе игълан ителде


Украинада Виктор Янукович һәм тагын берничә түрәнең эзләнүе игълан ителде.

Бу хакта бүген “Фейсбук” социаль челтәрендәге битендә илнең эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Арсен Аваков игълан итте. Ул шулай ук “күпләгән тыныч кешене үтергән өчен җинаять эше ачылды” дип тә язды.

Шимбә Югары Рада Януковичны президентлыктан читләштереп 25 майга вакытыннан элек президент сайлау карары чыгарды.
XS
SM
MD
LG