Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:02

21 февраль – Халыкара Туган тел көнендә Омскиның белем музеенда "Туган тел – родной язык" дип исемләнгән чара үтте.

Музей хезмәткәрләре Туган тел көнен быел татар теленә багышладылар. Күргәзмәләр оештыру бүлеге мөдире Татьяна Фескина сүзләренчә, музей бүгенге көндә тарихи-мәдәни һәм белем бирү яссылыгында ныклы урын алып тора. Музейның күпкырлы эшчәнлеге фәнни һәм тәрбия бирү даирәләрендә кызыксыну да тудырган, танылган да.

Узган елны 21 февраль көнне алман теленә багышланган чара үткәрелгән. Быел татар теленә багышладык, ди Татьяна Фескина. Музейга шактый кеше – мәктәп балалары да, яшьләр дә чакырылган булган. Әмма Туган тел көнендә музейга килүчеләр Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Умырзая" ансамбле һәвәскәрләре, "Татар дөньясы" мөхәррире Гөлсинә Әхмерова, өлкән буын вәкилләре, Омскиның татар хәрәкәте ветераннары Хәлил Садыков һәи Ләлә Әлимова генә булдылар.

Яшьләрнең музейга килмәве аяныч, туган телнең ихтыяҗы юк дип аңларга да мөмкин, диде Хәлил абый Садыков. Мәктәп балаларының булмавы тәрбиячеләреннән тора, димәк, туган телне белүнең әһәмияте балаларга җиткерелми. Шулай да, Омски өлкәсендә инде 25 елдан артык татарлар арасында эш алып барыла, ул бушка китми, дип сөйләде Хәлил абый. Үзенең күп еллар язып барган язмаларын китап итеп чыгарачагы, анда асылда татар хәрәкәте турында мәгълүматлар булачагы турында сөйләде.

"Умырзая" һәм "Өмет" ансамбльләре

"Умырзая" һәм "Өмет" ансамбльләре



Музей хезмәткәрләре Туган тел көнен татар теленә багышлап кына калмаганнар, диварларына фоторәсемнәр элгәннәр. Күп мәгълүмат туплаган фоторәсемнәр XX гасыр башында ук татарларның белемле булуы турында сөйли. Ул вакытларда "ликбез", ягъни наданлыкны бетерү курсларында эшләгән укытучылар татарлар булган, билгеле, алар татарларны гына түгел, урысларны да укытканнар. Бу хакта Ләлә Әлимова сөйләде. Ул үзе зыялы, белемле гаиләдә үскән, биш кызның иң кечесе булган. Әти-әнисе, апалары шул белем таратучылар булганнар да. Музейда эшләнеп куелган фотокүргәзмәдә аның "ликбез"да эшләгән туганнары сурәтләнгән. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, "Умырзая" ансамбленә нигез салучы, моннан чирек гасыр элек татарларга җыелыр өчен урын булдыручы да – Ләлә апа үзе.

Ләлә Әлимова март аенда 25 еллык юбилеен билгеләргә әзерләнүче "Умырзая" ансамбленең барлыкка килү тарихын исенә төшерде. Ул вакытта җыелышып татарча сөйләшергә, телебезне онытмаска, җырларыбызны искә төшерергә мөмкин булсын дигән максат белән башланган эш иде. 25 ел элек беренче мәртәбә унөч кеше килде, шуннан соң без концерт куеп карарга уйладык һәм ул концерт өч сәгать буена барды. Халык бик тә канәгать булды. Шуннан соң төп эшебезне концертлар куюга юнәлтергә карар кылдык, дип сөйләде Ләлә Әлимова.

Инде Аллага шөкер, шушы "Умырзая" үсеп чыкты, хәзер безнең "Умырзая"ны Русия киңлекләрендә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр, алар телебезне җыр аша яшь буынга тапшыралар, дип сүзен дәвам итте Ләлә апа.


Аннан соң татарның әлифбасын гарәп хәрефләреннән латинга, латиннан кириллга алыштыру кыенлыклары турында, гарәп хәрефләрен латинга күчерү бөтенләй авыр булды, татарларны гына түгел, бөтен мөселман өммәтеннән булганнарны дөнья мәдәниятеннән аердылар дип тарихыбызның бик тә четерекле бер сәхифәсен искә алып сөйләделәр. Татарларны күпме генә белемнән читләштерсәләр дә, бүгенге көндә бер дә төшеп калганнардан түгелбез, зур вазифалы эшләрдә эшләүче милләттәшләребез дә аз түгел, дөньякүләм танылган галимнәребез бар, диелде Туган тел көнендә.

Шулай да туган телне саклау, үстерүгә әйләнеп кайтып, эшләрнең бик шәптән түгеллеген танымый булдырмадылар. Татар теленең хәтта татар авылларында да укытылмавы, яисә факультатив кына булып калуы, дәрес буларак ун гына авылда укытылуы турында ачынып сөйләделәр. Омскиның үзендә исә бары тик
"Өмет" студиясенә йөрүче балалар гына туган телләрен өйрәнәләр.

Телне бары тик әти-әнисенә өйрәтергә кала, бала өйдә сөйләшеп үссә, туган телен онытмый диде берәүләр, икенчеләре хәзерге буын ата-аналар үзләре дә белми, дип фикерләде. "Татар дөньясы" мөхәррире Гөлсинә Әхмерова, мәктәпләрдә, дәүләт дәрәҗәсендә татар теле укытылмаса, "кухня теле"нә әйләнеп калуы мөмкин, хәтта "үле телләр" рәтенә керү куркынычы бар, диде. Бу фикер белән барысы да ризалашты.

Ахырда "Умырзая" ансамбле бөек Тукайның "Туган тел" җырын башкарды, яшьләр тагы берничә эстрада җырын җырлады.

"Умырзая" ансамбле Туган тел көнен Красная Гвардия исемендәге мәдәният сараенда да оештырды. Коллектив сәхнәдә зур концерт белән чыгыш ясады, тел турында шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды. Татар теленең күп кенә очракларда мөшкеллеген күрсәткән сәхнә күренеше уйналды.

Концерт "Туган тел" җыры белән тәмамланды, халык җырга бик актив кушылмады, әмма "афәрин, рәхмәт!" дип, әмма аягүрә басып озаклап кул чапты.

XS
SM
MD
LG