Accessibility links

Кайнар хәбәр

2014 елның Тукай бүләген дәгъвалаучылар игълан ителде


Татарстан президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге комиссиясе тапшырылган әсәрләрне һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң 2014 елга намзәтләр исемлеген игълан итте.

1. Клара Булатова. Ике томлык "Сайланма әсәрләр" китабы өчен.

2. Фән Вәлиәхмәтов. Татар халкының музыкаль мәдәниятына зур өлеш керткәне һәм борынгы җәүһәрләрне, сирәк башкарыла торган җырларны пропагандалаганы, шулай ук Беренче дөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы турындагы җырларны башкарганы өчен.

2. Флера Гыйззәтуллина. "Күз нурларым: шигырьләр, поэмалар" һәм "Башкаемда – дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар" җыентыклары өчен.

3. Рафаэль Ильясов. "Олы юлның тузаны", "Тәфтиләү", "Сандугач", "Уел", "Камәр", "Урман", "Галиябану", "Хәмдия", "Рәйхан һәм башка татар, башкорт халык җырларын оста башкарганы, шулай ук башка концерт програмнары өчен.

4. Вахит Имамов. "Утлы дала" исемле ике томлы тарихи романы өчен.

5. Илгизәр Самакаев. Сара Садыйкова, Юрий Никулин портретлары һәм башка рәсемнәре өчен.

6. Фатыйх Сибагатуллин. "От Аттилы до Президента" тарихи-публицистик китаплар тупланмасы, "Легенды и мифы религий" ике томлыгы, "Великие татары – строители и защитники Государства Российского" һәм "Татары и евреи" китаплары өчен.

7. Александр Сладковский. Татарстан Республикасы композиторлары антологиясе өчен.

8. Владимир Попов. Шиһабетдин Мәрҗәни, Баки Урманче, Илдар Ханов, Әхмәтҗан Таһиров улы Шакирҗан дип аталган тугра-шамаил каллиграфик композицияләре өчен.

9. Нурислам Хәсәнов. "Бәхилләрме йөрәк?" повестьлар китабы өчен.
XS
SM
MD
LG