Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан украиннары җитәкчесе "халык", Татарстанныкы "милләтчеләр" җиңде ди


Майдандагы халык. 23 февраль 2014
Майдандагы халык. 23 февраль 2014

Украинадагы вазгыятькә ике төрле караш. Татарстан украиннары җитәкчесе милләтчеләр хакимияткә килде, аларның көчәюенә юл куярга ярамый дисә, Башкортстан украиннары башлыгы Европага омтылган халык инкыйлаб ясады дип белдерә.

Татарстан украиннарының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Михаил Кулиш илдәге хакимият милләтчеләр кулына күчте һәм Украинада тиз генә тәртип урнашмаячак дип белдерә. Мәскәү генә Украинадагы хәлне җайлаячак дип өметләнә.

"Безнең бер таныш Украинадагы хәлләргә карата илдә начар белән бик начар арасында көрәш барды дип белдерә. Үзенең коррупциягә баткан командасы белән Янукович хакимияткә килгәч, ихтыяр көче булмаганга, ил белән идарә иткәндә Көнбатыш Украинадагы негатив көчләргә ныгырга ирек куйды. Янукович дилбегәне кулыннан ычкындырды, аларга сәяси һәм шул ук вакытта икътисади яктан да тәэсир ясамады. Шул ук вакытта үзәк районнарда да ышанычны югалтты ул", дип Кулиш Майданга китергән сәбәпләрне барлады.

Аның фикеренчә, Януковичның җебегәнлеге илне бу хәлгә китереп җиткергән дә инде. "Ул бу баш күтәрүне бастырырлык, йә булмаса килешүгә ирешерлек карар кабул итәрдәй кеше түгел", ди Кулиш.

Ул хакимияткә килгән көчләрне "радикаллар", "милләтчеләр" дип атый һәм бүген илдәге вазгыять бик катлаулы дип бәяли. "Хәзер элекке хакимияткә теләсә нәрсә эшләгез дип ташлап китмәскә, ә ничектер сөйләшүләр юлын табырга кирәк. Хакимият ташланган, халык та читкә тибәрелгән хәлдә. Милләтчеләр ул кадәр күп булмаса да, алар бик агрессив кәефтә. Алар көннән көн күбрәк хакимиятне үз кулларына төшерә бара", ди Кулиш.

Ул Украинадагы хәлләрне Русия үз кулыннан ычкындырмаска тиеш дигән карашта.

"Хәзер Русия президентына һәм хөкүмәткә бу хәлне йомшарту юллары турында уйлау кирәк. Хәзер җиңгәннәр эйфориядә һәм алар чыннан да җиңде. Һәм бу эйфориядә төрле җүләрлекләр дә эшләп ташларга мөмкиннәр. Алар хәзер Көнчыгыш районнарга һәм Кырымга таба барырга мөмкин. Моны ничектер туктату турында уйлау кирәк. Бер өч ел дәвамында каршылыклар дәвам итәчәк әле. Аннары тыныч кына үз көнен күреп яшәргә теләгән халык та, Европа да барсын да аңлаячак һәм милләтчеләрдән йөз чөерәчәк", ди Кулиш.

"Украина демократик юлга тиз басачак"

Башкортстан украиннары милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Владимир Дорошенко Украинадагы элекке хакимиятнең читләштерелүен, илдәге соңгы үзгәрешләрне Европага омтылган украин халкының, Майданның уңышы дип саный.

"Халыкның шундый актив булуы бер яктан гаҗәпләндерә һәм икенче яктан шатландыра да. Украинада шундый инкыйлаб булыр дип беркайчан да уйламаган идем. Без читтә яшәсәк тә Украина өчен янып-көйгәнгә ил демократик юлга тиз басыр дип өметләнәбез. Түбәннән югарыга кадәр халык идарәсенең булуын һәм кануннарның эшләвен телибез. Без Башкортстанда яшәүче украиннар: "Безнең ватаныбыз монда да, анда да һәм йөрәгебез яртышарга бүленгән", дип әйтәбез", ди Дорошенко.

Дорошенко Башкортстанда яшәүче украиннарның илдәге хәлләрне бер төрле генә бәяләмәвен белдерә. Мәгълүматлылар, бәйсез чыганаклардан һәм Украиндан туры эфирда интернет аша репортажларны караучылар бер төрле, ә Русия телевидениясен генә караучылар башкача фикер йөртә ди ул.

"Һәлак булучылар күп булганга без барыбыз да соңгы хәлләрне зур фаҗига һәм йөрәк ярасы дип тә кабул итәбез", ди Дорошенко.

Аның сүзләренчә, Киевта яшәүче күпләгән танышлары һәркөнне эштән кайтканда Майдан аша кайткан, ә аларның уллары һәм кызлары анда көн һәм төн үткәргән. "Әгәр мин анда булсам һичшиксез Майданда булыр идем", ди ул.

Дүшәмбе көнне Украинада хакимияттән бәреп төшерелгән Виктор Янукович һәм тагын берничә түрәнең эзләнүе игълан ителде. Илнең эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Арсен Аваков "Фейсбук"та "күпләгән тыныч кешене үтергән өчен җинаять эше ачылды” дип тә язды. Дорошенко Януковичны бер генә яхшы әйбер дә көтми, ул качмыйча берничек тә булдыра алмый инде хәзер ди. Шул ук вакытта илнең иминлек хезмәтенең Януковичның кайда булуын белмәвенә дә нык гаҗәпләнә.

Украина хөкүмәтенең элекке рәисе Харьков төрмәсендә утырган Юлия Тимошенконы азат итүне гадел адым буларак бәяли, әмма хәзер аның украин халкы арасында абруй казаначагына шик тә белдерә.

"Аның артыннан нинди койрыклар тагылып килгәнен хәзер кем белә инде? Без үз вакытында аның өчен тавышларыбызны бирдек, әмма Русиядән газ алганда нигә шундый зур бәяле килешүне имзалады соң ул дигән сорауга хәзер дә җавап таба алмыйбыз. Ул президент сайлауга чыгачагын игълан итте. Бүген исә аның ихласлыгына, сүзләренең чын күңелдән булуына бик ышанып та бетәсе килми. Алга таба министрлар кабинетына кемнәр керүе дә хәлләрнең кайсы якка барганын күрсәтәчәк", ди Дорошенко. Бәлки, Тимошенко төрмәдә утырып бөтенесен – үз ялгышларын да, хөкүмәт җитәкчесе булгандагы ялгышларын да аңлагандыр дип тә өсти ул.

Илнең президенты кем булырга тиеш дигән сорауга килгәндә Дорошенко: "Анык кына җавап бирү кыен, әлегә лидер булырдай ярылып яткан кеше дә юк. Илнең кайсы Конституция белән яшәп китүеннән дә күп нәрсә торачак. Менә монда кем премьер булачак соң дигән сорау да килеп туа. Кем булыр? Юлияме? Әллә Виталий Кличконы калдырыргамы? Германиядә яшәп алганга ул гаделрәктер дә? Әгәр Майдан яшәп ниндидер бер тигезлек булсын өчен үзенекеләрне җитәкчелеккә чыгара алса – әйбәт булыр иде. Бүгенге сәясәтчеләр зур ихтирамга ия димәс идем мин", диде Азатлыкка Дорошенко.
XS
SM
MD
LG