Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре уза


Зәйнулла Яруллин җырлый, Әлфия Галиева һәм Әбүзәр Миңнебаев уен коралларында уйныйлар
Зәйнулла Яруллин җырлый, Әлфия Галиева һәм Әбүзәр Миңнебаев уен коралларында уйныйлар

Төмәннең "Төзүче" милләтләр мәдәнияте сараенда татар мәдәнияте көннәре ачылу белән тәбрикләү сүзләреннән соң 22 февральдә I "Моңлы Себер" өлкә татар автор җырлары фестивале башланды.

Себер салкыннары бу көнне дә сынады халыкны. Әлбәттә, берникадәр кыенлыклар да килеп туды. Ел саен шыгрым тулган зал быел тамашачыларын юксынды – кеше аз килгән иде.

– “Моңлы Себер” фестиваленең идеясе Җәмилә Рәхимованыкы. Без аны күптәннән оештырырга йөрдек. Ниһаять, быел барысы белән дә сөйләшеп, килешеп үткәрергә карар кылдык, – дип сөйләде өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов. – Өлкәдә сәләтле композиторларыбыз, шагыйрьләребез, җырчыларыбыз аз түгел. Алар халыкара бәйгеләрдә дә җиңүгә ирешәләр. Мәсәлән, Җәмилә Рәхимова көйгә салган җыр Татарстанда да уңышка иреште – якташыбыз Рада Глазырина аны башкарып лауреат исемен яулады. Бүген башкарыла торган “Изге Сүзге моңнары”да берничә тапкыр югары урыннарга күтәрелде. Рөстәм Русин җырлары да Татарстанда яңгырый.

Зөфәр Янгулов сәхнәгә чыгарга әзерләнә
Зөфәр Янгулов сәхнәгә чыгарга әзерләнә
Хәзер яшьләр үсә. Зөфәр Янгулов – шуларның берсе. Ә Арангуловларның “Себер гимны” чын-чынлап Себер гимнына әверелде: күп тантаналы чаралар шул җыр белән ачыла. Шагыйрьләр күп матур шигырьләр язалар, Клара Кучковская, Гөлфизәр Абдрахманова һәм башкалар. Татарстан шагыйрьләренең әсәрләренә дә көй язабыз, Резеда Вәлиева шундыйлардан.

Фестивальнең максаты – Төмән халкына безнең сәләтле кешеләребезне, ирешкән уңышларыбызны, себер моңнарын күрсәтү. Ә соңгылары аерыла бит, кемдер җырлый башласа, мин үзебезнекеләрме, әллә Татарстан композиторлары язган көйме икәнен шунда ук аңлап алам. Борынгы җырларыбызны җыйганда ук, көе, моңы башка икәне күренеп тора.

Югары Егәннәр кул эшләренә бик оста
Югары Егәннәр кул эшләренә бик оста
Бүгенге чарада катнашучыларга кыенга туры килде. Шулкадәр 40ка җиткән салкын бүген, тубылларның ярты юлда машиналары ватылганлыгы билгеле булды. Исәт районыннан килә алганнар, ә кайберләре машиналарын кабыза алмаулары турында хәбәр иттеләр. Балаларны ничек алып чыгып китәсең? Без күңелне төшермибез, 2 мартта гала-концертта залыбыз тулы булыр.

Алай да фестивальнең яме югалмады, күргәзмәдә Исәт районы, Югары Егәнле авылы уңганнарының кул эшләре, Төмән районының Акъяр мәдәният йортындагы кәгазьдән үрү түгәрәге осталары ясаган әйберләр, Төмәннең “Гайдаровец” балалар-яшүсмерләр үзәгендә Гөлнәзирә Мөстәкыймова җитәкчелегендә эшләгән Азалия Хәмидуллинаның иҗат җимешләре белән сокландык.

Тимергали Мирасов һәм Җәмилә Рәхимова
Тимергали Мирасов һәм Җәмилә Рәхимова
Мәдәният көннәрен Тубылның “Сүзге” балалар төркеме “И туган тел” җыры белән ачып җибәрде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты бүлек җитәкчесе Людмила Шабанова, милли иҗтимагый берләшмәләр һәм милли-мәдәни автономияләр координацион советы рәисе Игорь Шишкин, татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Җиһаншин котлауларыннан соң, өлкә көй, шигырь язучылары әсәрләрен башкаручылар сәхнәне биләде. Алар арасында автор-башкаручылар Тимергали Мирасов, Җәмилә Рәхимова, Лола Собирова, Наҗия Хәкимова, Мөнирә Хөснетдинова, Зөфәр Янгулов бар иде. Ә Зәйнулла Яруллин, Илчан Хөснетдинов, Радик Фәтхетдинов, Юлдаш Кәбиров халык һәм танылган җырларны тәкъдим иттеләр.

Менә алар - залны әсир иткән Сүзгеләр
Менә алар - залны әсир иткән Сүзгеләр
“Нинди булган икән үзебезнекеләр дә, искитмәле. Ул Җәмиләнең җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм, Тубылның 15нче мәктәбе укучыларының Наҗия Хәкимова җитәкчелегендәге “Сүзге” җыр ансамбле кызлары, кечкенәләр нинди шәп башкаралар аның көенә язылган юлларны. Ә Клара Кучковская сөйләгән шигырьләр нинди кызыклы, мәгънәле. Мин бер генә чарадан да калмаска тырышам. Бүгенгесе бигрәк тә ошады, халык нишләп утыра булыр өендә”, - дип кайтырга чыгып китте Хәербану апа Ташкалова.

Гөлнәзирә Мөстәкыймова тырышлыгы нәтиҗәләре
Гөлнәзирә Мөстәкыймова тырышлыгы нәтиҗәләре
Хәзер оештыручылар йолдызларны барларга районнарга юл алдылар. “Һәр очрашуда өлкә яшьләр оешмалары берләшмәсе координацион үзәге рәисе урынбасары, Яркәү район хакимияте яшьләр үзәге җитәкчесе Гөлфия Калашникова түгәрәк өстәл янында киләчәк буынны борчыган проблемалар турында сөйләшәчәк”, диде Тимергали Мирасов.
XS
SM
MD
LG