Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Кырымны Русиягә "кайтарырга" чакыралар


Кырымда вазгыять киеренкеләнә бара: 25 февральдә Акмәчеттә Кырымны Русиягә "кайтару" таләбе белән митинг үтте. Билгесез кешеләр Мәҗлес бинасына буяу атып бинаны пычратып киткән. Кырымда да әкренләп Ленин һәйкәлләрен җимерәләр.

25 февральдә Акмәчеттә Кырым Югары Радасы каршында 300гә якын кеше митинг үткәрде. Төп таләп – Кырымның 1992 елгы Конституциясен торгызу һәм Кырымны Русиягә "кайтару".

Митингта катнашучылар Киевтагы яңа хакимиятне танымаска, Кырымның статусы турында референдум үткәрергә таләп иттеләр. Шул референдумга өч мәсьәлә чыгарырга тәкъдим ителә:

1. Кырым Украина өлеше булып кала
2. Кырым – Русия өлеше булачак
3. Кырым – бәйсез ил итеп игълан ителә

Чыгыш ясаучылар Кырымның статусы буенча референдум үткерү өчен имзалар җыя башлау инициативасы белән чыкты.

Митингта катнашучылар янына Кырым Югары Радасы рәисе Константинов чыкты, ләкин диалог булмады. Митингчылар спикерны тыңламыйча, “Беркут”, “Россия” дип кычкырып, аның әйткәннәрен бүлеп тордылар, “Крым, вставай” шигарен күтәреп яңа украин хөкүмәтен якламаганнарын әйтеп, “ул хакимияткә көч кулланып килгән икән, димәк легитим була алмый” диделәр. Алар шулай ук Югары Рада алдында чатырлар куячакларын игълан итте.

Якшәмбедә Акъярда да (Севастополь) шундый ук таләп белән митинг узды. Анда катнашучылар шәһәргә Украинаның көнбатыш төбәкләреннән "бандерачыларны" кертмәячәкләрен кычкырып торды.

Акмәчеттә Мәҗлес бинасына буяу атканнар

25 февральгә каршы төндә Акмәчеттә билгесез кешеләр Мәҗлес бинасына буяу атып, бинаның фасадын пычратып киткәннәр. Мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хамзин моны Евромайданга каршы булучы көчләр эшләде дип саный.

Буяу эзләре калган Мәҗлес бинасы

Буяу эзләре калган Мәҗлес бинасы

"Моны Киевтан җиңелеп кайтканнар эшләде. Кырым Югары Радасы вәкилләре, Кырым премьеры Анатолий Могилев антимайданга кемне юллаган булса, моны шулар эшләде. Алар җиңелеп кайткач үзләренең эмоцияләрен тыя алмыйча Мәҗлес бинасына һөҗүм итте. Алар йә Мәйданга каршы булучылар, йә Сергей Аксенов (Кырымдагы “Русское единство” фиркасе рәисе. - ред) җитәкләгән Русия яклы көчләрнең тарафдарлары”, диде ул.

Хамзин сүзләренчә, Мәҗлескә ясалган һөҗүм уңаеннан милиция тикшерү башлаган.

Русия паспортларын тарату ихтималы

24 февральдә Кырымга Русия думасының ЛДПР фракциясе делегациясе килде. Бу хакта Кырым Югары Радасындагы чыганаклар хәбәр итте. Делегацияне БДБ илләре белән хезмәттәшлек комитеты рәисе Леонид Слуцкий җитәкли. Алар Кырым Югары Радасы җитәкчелеге белән очрашып, Севастопольгә барырга жыена. Анда җиңеләйтелгән процедура белән Русия паспортларын бирү хакында да сүз була ала икән. Кырым Югары Радасы алдында узган митинг шул делегациянең килүе белән бәйле булса кирәк. Соңрак шул ук Слуцкий тизләштерелгән юл белән паспортлар биреләчәге хакында хәбәрләрне кире какты.

Килеп чыккан вазгыять хакында Мәҗлеснең тышкы эләмтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хамзин белән сөйлештек.

Али Хамзин

Али Хамзин

– Мәҗлес Русия Думасы делегациясенең килүе хакында беләме?

– Без моны матбугат чараларыннан беләбез, бу – Жириновскийның клоуннары.

– Русия паспортларының Кырымда таратылуына ничек карыйсыз?

– Русия паспортларын, ватандашлыгын алучылар автоматик рәвештә Украина гражданлыгыннан мәхрүм булалар. Алсыннар андый паспортларны. Аларның сайлау хокукы булмаячак, бу очракта кырымтатарларның тавышлары үсә барыр.

– Ә мондый вазгыятьтә Русия үз гражданнарын яклау өчен көч кулланса?

– Будапешт декларациясе буенча (1994 елда Украина үз ихтыяры белән атом коралыннан ваз кичте, моның урынына аның мөстәкыйльлеге, чикләре АКШ, Британия, Русия ягыннан гарантияләнә) мондый вазгыятьтә мәсьәләгә Украинаны яклап Европа илләре керешергә тиеш. АКШның хәрби флоты Босфор, Дарданел бугазына килер.

Кырымда Ленин һәйкәлләрен җимерәләр

Зуя бистәсәндә җимерелгән Ленин һәйкәле

Зуя бистәсәндә җимерелгән Ленин һәйкәле

24 февральгә каршы төндә Кырымның Зуя бистәсәндә һәм Алушта районы Ускют (Приветное) авылында Ленин һәйкәлләрен җимерделәр.

Зуя бистәсенең җирле шура рәисе Лахов, без һәйкәлне яңадан торгызачакбыз, акчаны җирле шура аерачак, халык та җыячак, диде.

23 февральдә Акмәчеттә узган 15 мең кешелек митингта Мәҗлес рәисе Акмәчетнең үзәк мәйданында торган Ленин һәйкәлен алырга дигән тәкъдим белән чыкты һәм шәһәр хакимиятенә моңа ун көн вакыт бирде.

Акмәчет мэры Виктор Агеев шәһәрдә яшәүче халык арасында бу мәсьәлә буенча сораштыру үткәреләчәген белдерде. Кайбер мәгълүматларга күрә Ленин һәйкәле урынында генераль план буенча фонтан булырга тиеш икән.

Ул арада Киевта Украина Югары Радасының шпиленнән Советлар берлеге символы булган йолдыз кисеп алынган. Бу хакта вице-спикер Руслан Кошулинский хәбәр итте.

Яңа сайлаулар үткәрү тәкъдим ителә

Украина Югары Радасының дәүләт төзелеше, үзидәрә мәсьәләләре комитетына Кырымда чираттан тыш сайлаулар үткәрү турында карар проекты тәкъдим ителгән. Аны “Свобода” фракциясе депутатлары Эдуард Леонов һәм Олег Сиротюк әзерләгән.

“Кырым Югары Радасы системалы рәвештә Украина кануннарын бозып Кырымның мал-мөлкәтен, җирләрен, тыюлык, шифаханәләрен сатуга ярдәм итте. Соңгы айларда Кырым Югары Радасы президиумы милләтара низагка чакырган белдерүләр ясый”, диелә документта.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров 23 февральдә узган митингта Ленин һәйкәлләрен Кырымның бөтен урыннарыннан алу белән бергә Кырым Югары Радасына яңа сайлаулар үткәрү таләбен дә куйган иде.

Хәзерге вакытта Кырым Югары Радасы Кырым министрлар шурасының урыныннан китү-китмәве турында төрле киңәшмәләр үткәрә. Премьер Могилев вазифасыннан читләшсә, аның урынына Рөстәм Темиргалиев кала ала дигән хәбәр булды, ләкин Темиргалиев үзе моны кире какты. Могилев исә вазифасыннан чигенмәячәген белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG