Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:33

Татарстанның Франциядәге вәкиле андагы татарлар белән очрашты


Татарстванның Франциядәге вәкиле Искәндәр Йосыпов бу илдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Мондый рәвештәге очрашу беренче тапкыр үтте.

Вәкил киләчәктә ватандашларына ярдәм итәчәген белдерде. “Франциядәге һәр татар үз халкының вәкиле һәм ул үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кабул иткән җирдә дә бүлешергә тиеш”, диде Йосыпов.

Бүген Франциядә татарларны берләштереп торган “Франция йорты – Татарстан” ассоциациясе бар. Ул 2005 елдан бирле эшләп килә. Бу ассоциация Рудольф Нуриев каберенә зыярәт кылды, чәй кичәләре, мәдәни чаралар үткәрә һәм Татарстан оештырган күргәзмә, конференцияләрдә катнашты.

Франциядә татарлар Париждан кала Страсбург, Тулуза, Лионда да яши. Франциядә яшәүче күренекле рәссам Ринат Анимаев иҗаты белән таныштыргач очрашуда катнашканнарны Монмартрдагы күргәзмәсенә чакырды.

Очрашу вакытында быел Франция татарларының беренче Сабантуен үткәрү турында да килештеләр.

XS
SM
MD
LG