Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Украинаның яңа хакимиятен тану таләбе белән митингка җыелды


Кырымтатарлар Украинаның бербөтенлеген яклый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Кырымтатарлар Украинаның бербөтенлеген яклый

Чәршәмбе Кырымның Югары Радасы бинасы янына илнең яңа хакимиятен тану таләбе белән төбәктәге кырымтатарлары җыелды.

Кырым Радасы чираттан тыш утырышта Украинада хакимият алышынгач илдәге вазгыятьне тикшерә.

Акмәчеттәге Кырым парламенты бинасы янында кичәдән бирле Украинаның яңа хакимиятенә протест белдергән чара бара. Алар 1992 елгы Кырым конституциясен кире кайтаруны таләп итә. Алар шулай ук референдум үткәреп өч мәсьәлә чыгарырга тәкъдим итә. Алар:

1. Кырым Украина өлеше булып кала.
2. Кырым – Русия өлеше булачак.
3. Кырым – бәйсез ил итеп игълан ителә.

Социаль челтәрләрдә Кырымга Русия хәрбиләренең килгәнлеге дә хәбәр ителә.
Украинаның Югары Рада спикеры, ил президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов кичә куәт ведостволары җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде. Анда сепаратизм проблемасы да тикшерелде.
XS
SM
MD
LG