Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украина инкыйлабыннан алырга тиешле дүрт сабак


Киев үзәгендә массакүләм протест чарасы. 23 февраль, 2014
Киев үзәгендә массакүләм протест чарасы. 23 февраль, 2014
Евромәйдан вакыйгалары Казанда игътибарсыз калмый. Күзәтүчеләр фикеренчә, республика җитәкчелеге Украина инкыйлабына карап кайбер нәтиҗәләр ясарга тиеш.

1. Барлык дәүләтләрнең үсешендә ике генә юл бар

Украинадагы хәлләр Татарстанда берничек тә игътибарсыз кала алмый. Бу Татарстанның “икенче дөнья” дәүләте булуы белән бәйле, ди "Европалы Татарстан" блогының баш редакторы Артур Хаҗиев. “Икенче дөнья” - озак тормый торган, үзып китүче төркем. Бу категориянең барлык дәүләтләре киләчәктә йә “өченче дөньяга” эләгә, йә инде үсеш кичергән илләр төркеменә кушылырга тырышачак”, - ди блогер.

Аның сүзләренчә, “өченче дөньяга” беркемнең дә керәсе килми, ә цивилизацион демократик Европа үсеш моделенә күчер өчен ике генә юл бар: эволюция яки революция. Украина, мәсәлән, икенче юл белән китәргә мәҗбүр булды.

2. Халыкның оешканлыгы хакимияткә каршы эшләргә мөмкин

Украина инкыйлабының тагын бер күрсәткече - халык оеша белсә, теләгенә ирешә. Евромәйданда төрле фикердәге кешеләр берләште, үзләре төзегән тәртип буенча эш итте, протест җитәкчеләренең боерыкларын үтәде, мародерлыкка юл куймады.

Соңгы вакытта Татарстанда да халыкның уртак максат тирәсендә туплана белүе, тиз арада оеша алуы күзәтелә. Шуңа күрә Украина вакыйгаларының Татарстанда кабатлануына җирлек бар, дип яза Татцентр басмасының аналитик бүлеге башлыгы Альберт Бикбов.

Аның сүзләренчә, Универсиада, югалган кешеләрне эзләү кебек вакыйгалар волонтерларның яхшы итеп туплана белүен күрсәтте. “Рус маршы, Хизб ут-Тәхрир, Оккупай-Педофиляй, футбол җанатарлары да - шул ук оеша белүче төркемнәр”, ди аналитик. Аның фикеренчә, алар радикал гамәлләргә күчер өчен тиешле сәбәпләр һәм этәргечләр генә кирәк.

3. Халык мәнфәгатьләрен инкяр итү инкыйлабка китерә

Хаҗиев сүзләренчә, Украинада вазгыять бик катлаулы түгел иде. “Бер яктан - “өченче дөньяга” кадәр деградацияләнергә теләмәгән, үсеш кичергән илләр төркеменә керергә теләгән халык. Икенче яктан - халык һәм дәүләтнең мәнфәгатьләрен, алар каршындагы җаваплылыкны инкяр иткән хакимият. Мондый каршылыкның бер генә нәтиҗәсе була ала - революция”, - ди блогер.

Аның сәбәбе Янукович хакимиятенең урам чаралары барышында биргән боерыклары түгел, ә гомумән аның моңарчы алып барган сәясәте, дәүләтне дөрес үсеш юлы белән алып бармавы, ди Хаҗиев.

4. Җәмгыять һәм хакимият арасында диалогның ныгытылуы мәҗбүри

Татарстан җитәкчелеге Украина вакыйгаларыннан бәлки сабак алгандыр инде, ди Артур Хаҗиев. Күптән түгел Казанда булган мисалны китерә ул. Хакимият киңәшмәсе барганда Миңнеханов тышта урам җыены барганын белгәч, дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны пикетчылар янына чыгарып җибәргән.

“Икътисадны үстерү белән генә мавыгырга ярамый. Татарстанның дәүләт һәм гражданнар институтлары үсергә, хакимият һәм халыкның диалог моделе ныгытыларга тиеш. Без һәм безнең хакимият моны аңласа, республикабыз алдында зур перспективалар ачылачак һәм без төрле куркынычларны урап узачакбыз. Шуңа күрә бу җаваплылык турында уйлаткан өчен без Евромәйданга әле рәхмәт әйтербез”, - диде Азатлыкка блогер.
XS
SM
MD
LG