Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

14:55 4.4.2014
ТАТАРЛАР: БАШКА КЫРЫМ [ВИДЕО]--

Кызык репортаж. Сөрген корбаннары хатирәләре, теркәлмәгән хуҗалыкларда яшәүче кырымтатарлар фикере..
14:03 4.4.2014
КЫРЫМДА МАКДОНАЛЬДСЛАР ЯБЫЛА--

Макдональдс рестораннары челтәре Кырымда эшен туктата. Идарә моны техник сәбәпләр белән бәйли. Якынча 500 хезмәткәр эшсез кала. Тулырак Азатлыкның рус редакциясе яза.
12:44 4.4.2014
КЫРЫМДА РУСИЯ ХӘРБИ МАШИНАСЫ ТРОЛЛЕЙБУСНЫ БӘРДЕРГӘН [ВИДЕО]--

Акмәчеттә "Тигр" хәрби машинасы шәһәр троллейбусы белән юл казасына очраган.
16:11 3.4.2014
АКШ КАРА ДИҢГЕЗГӘ ХӘРБИ КОРАБ ҖИБӘРӘ--

Кара диңгезгә АКШның Donald Cook хәрби корабы җибәрелә. Бу хакта Пентагонга сылтама ясап NBC телеканалы хәбәр итә. Эсминец ракетага каршы Aegis системасы белән җиһазландырылган.

Канал хәбәр иткәнчә, кораб Кара диңгезгә якынча киләсе атнада барып җитәчәк һәм Украинага ярдәм һәм теләктәшлек белдерү билгесе булачак.

Хәзерге вакытта Donald Cook Урта диңгез акваториясендә.
15:54 3.4.2014
КЫРЫМ КӨНЬЯК ХӘРБИ ТӨБӘККӘ КЕРТЕЛДЕ--

Кырым ярымутравының Русия көньяк хәрби төбәгенә кертелүе хәбәр ителә.
14:39 3.4.2014
УКРАИНАНЫҢ СОҢГЫ КЫРЫМ ТОТКЫНЫ ЧЫГАРЫЛДЫ--

Кырымда тотылган соңгы украин хәрбие азат ителде.
13:00 3.4.2014
КЫРЫМТАТАРЛАРЫ ҮЗ РЕФЕРЕНДУМЫН УЗДЫРУ ТУРЫНДА--

Мәҗлес вәкиле Абдураман Эгиз үзбилгеләнү референдумын уздыру турында сөйли.

Ачылмаса, монда чирттерегез.
12:54 3.4.2014
КЫРЫМНЫҢ ЭЛЕККЕ МИНИСТРЫ НОН-ГРАТА ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ--

Кырымның үзешчән хакимияте элекке туризм һәм курортлар министры Александр Лиевны нон-грата дип игълан итте һәм ярымутрауга керүне тыйды. Лиевның Кырымда гаиләсе яши, балалары шундагы мәктәп һәм бакчага йөриләр. Элекке министр милләте буенча рус. Менә фейсбуктагы сәхифәсендә ул бу хакта нәрсә яза:

дәвам

XS
SM
MD
LG