Accessibility links

Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

15:54 3.4.2014
КЫРЫМ КӨНЬЯК ХӘРБИ ТӨБӘККӘ КЕРТЕЛДЕ--

Кырым ярымутравының Русия көньяк хәрби төбәгенә кертелүе хәбәр ителә.
14:39 3.4.2014
УКРАИНАНЫҢ СОҢГЫ КЫРЫМ ТОТКЫНЫ ЧЫГАРЫЛДЫ--

Кырымда тотылган соңгы украин хәрбие азат ителде.
13:00 3.4.2014
КЫРЫМТАТАРЛАРЫ ҮЗ РЕФЕРЕНДУМЫН УЗДЫРУ ТУРЫНДА--

Мәҗлес вәкиле Абдураман Эгиз үзбилгеләнү референдумын уздыру турында сөйли.

Ачылмаса, монда чирттерегез.
12:54 3.4.2014
КЫРЫМНЫҢ ЭЛЕККЕ МИНИСТРЫ НОН-ГРАТА ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ--

Кырымның үзешчән хакимияте элекке туризм һәм курортлар министры Александр Лиевны нон-грата дип игълан итте һәм ярымутрауга керүне тыйды. Лиевның Кырымда гаиләсе яши, балалары шундагы мәктәп һәм бакчага йөриләр. Элекке министр милләте буенча рус. Менә фейсбуктагы сәхифәсендә ул бу хакта нәрсә яза:
18:28 2.4.2014
РУСИЯ ДЕПУТАТЛАРЫ "КЫЗДЫРА" [ВИДЕО]--

ЛДПРның Әстрәхән депутатлары Кырымның "кайтуы" турында җыр чыгарып клип төшергән. Комментарсыз :)

Бу иҗат әһелләре әле Евромәйданга да битараф калмаган.
14:24 2.4.2014
КЫРЫМ БЕЛӘН УКРАИНА ХАТ АЛЫША--

Хатларны кешеләр генә түгел, ә илләр һәм төбәкләр дә алыша икән. Менә, мәсәлән, Кырым (әнисеннән киткән бала) Украина (үги ана) белән хат алыша. Әйтергә кирәк, әлеге язышу кешеләрдән дә үтемлерәк итеп язылган. Тарих, сәясәт, икътисад - барысы бергә. Вакытыгыз булса укып алыгыз :)
12:26 2.4.2014
КОНСТАНТИНОВ КЫРЫМДА "БЕРДӘМ РУСИЯ"НЕ ҖИТӘКЛӘЯЧӘК--

Кырым үзешчән хакимияте спикеры Владимир Константинов "Бердәм Русия" партиясенең Кырымдагы бүлеген оештыру комитетын җитәкләде.
19:04 1.4.2014
ПРОПАГАНДА ДӘРЕСЛӘРЕ--

Русия мәгълүмат чараларына Украинадагы хәлләрне яктырту өчен методика әзерләнгән. Блогларда аның өзекләре пәйда булды.

дәвам

XS
SM
MD
LG