Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27

Мал чалу кануны халыкка файдагамы?


Ит сату – авылда яшәү чыганакларның берсе

Ит сату – авылда яшәү чыганакларның берсе

Быелның 1 маеннан кызык кына бер канун гамәлгә керәчәк. Бу канун нигезендә ишегалдында эре-вак малны, кош-кортны суярга рөхсәт ителмәячәк.

Сугым чорлары узды, ләкин мал үрчетеп, ит сатып көн күрүче авыл эшчәннәре “Яз көне эшләр ничек булыр икән?” дип хафалана. Аптырамый нишлисең, озакламый рөхсәтсез тавык та суеп булмачак дип көрсенә алар.

Эш шунда ки, 1 майда кызык кына бер канун гамәлгә керәчәк. Бу канун нигезендә ишегалдында эре, вак малны, кош-кортны суярга рөхсәт ителмәячәк. Үзеңә ит өчен булса, рәхим ит, тыкшынучы булмый, теләсә күпме суй да аша дигәндәй, ләкин күршеңә итне сатып бирергә телисең икән – ярамый, дәүләт шалт итеп кулга берне китереп сугачак. “Ярамый” дип штраф салачак. Әнә, махсус урынга барасың, шундагы хезмәткәр чала, ветеринар да шунда итне тикшереп, мөһер суга. Менә ул чакта гына кешегә яшел ут: рәхәтләнеп сат. Шундый тәртип. Бу һавадан алынган кагыйдә түгел. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч ит һәм ит продукцияләренең куркынычсызлыгы турында Таможня берлегенең техник регламенты һәм Евразия икътисади комиссиясе шурасы шундый тәртипләр таләп итә. Дәүләт шул рәвешле чирле мал итләренең кеше табынына барып эләгүен чикли.

Татарстан ветеринария хезмәте канунга үзгәрешләр кертелде дип искәртеп, һәрбер район җитәкчелегенә хатлар юллаган. Үз йортларында мал суярга ярамый башлаганлыктан район җитәкчелеге махсус урыннар булдыруны хәстәрләргә тиеш. Аның да үз “ские”ләре бар. Мәсәлән, чала торган цехның авылдан 300 метр ераклыктан урнашуы кирәк, берничә мәйданы булуы мөһим: маллар чират көткәндә бер урында торырга тиеш, чалу урыны аерым, итне эшкәрткән җир – башка, билгеле, монда суы да үткәрелгән, каналазациясе дә эшләнергә тиеш. Сүз энәсе-җебенә кадәр шартлары тудырылган урыннар турында бара. Шуңа күрә район җитәкчелегенә казна төбен капшарга туры киләчәк.

Авылга ясин укылачак

Бу канун район башлыкларына бер бәла тудырса, авыл кешесенә – мең бәла. Чирмешән районы Кара Чишмә авылында яшәүче Марат Әглюков хуҗалыгында сарыклар, үгезләр, атлар үрчетә. Авыл тирәсендә эш юк, мал асрап, итен сатып кына кесәгә тере акча керә. Марат бу канун гамәлгә кергәч, авыл хуҗалыгына ясин укырга мөмкин дип әйтә.

"Бу – татар авылында гап-гади күренеш"

"Бу – татар авылында гап-гади күренеш"

– Бу канун турында әлегә әллә ни аңлаткан кеше юк. Дәүләт үзенә күрә без начар ит ашамасын дип кайгырта дип уйлыйк. Изге ниятләре өчен рәхмәт, ләкин чынында бу авыл кешесенә аяк чалу бит, - дип борчылуын белдерә Марат. - Менә үзегез уйлап карагыз, мин үзем малларны үрчетәм, аларны чалам, бу эшне беркемгә дә тапшырмый, чөнки хәләллеге өчен үзем җавап тотам. Инде мине белгән сатып алучыларым бар. Малны кайчан суйганны авылдашлар да белә, миңа арткы боты, миңа бугаз урыны, алгы бот дип алдан килешенеп куела. Алар каршында итне эшкәртәсең, тураклыйсың, акча белән бәхилләшәр. Бу – татар авылында гап-гади күренеш. Хәзер мин түгел, башка кеше чалачак, шуннан алып кайтам дип әйтүгә кем ышаныр миңа? Татарда “җиңел”, “тәмле” кул дигән төшенчә бар. Бу гади татарча яшәеш тә юкка чыга дигән сүз.

Шәһәрдә дә үз нокталарым бар, анда да көтеп торалар. Хәзер яңа канун гамәлгә керә икән, мин бу үгезләрне кайда ияртеп барып, кемнән чалдырырга тиеш? Әллә ул махсус урыннарны һәр авыл саен салачаклар дип уйлыйсызмы? Ай-һай, ышану авыр. Шуңа күрә мин үгезне чалыр өчен йә ияртеп барырга тиешмен, йә машинага төяргә кирәк булачак. Ә миндә алар дистәдән артык булса? Машинага үгезне этеп кертер өчен берничә кеше кирәк, бензинга чыгым, аннары махсус чалучыга да акчасын чыгарып саласы була. Монда авыл кешесенә кайда керем? Үз чыгымнарым арта икән, мин иткә дә бәяне күтәрергә тиешмен. 1 тонна фураж 6-8 мең сум тора, бу айлык норма, ә итнең килограммын без иң күбе 170-180 сумга сата алабыз. Инде мал чалуда да арадашчылар була икән, мал асрауның бер кызыгы да калмый. Ит сату – авылда яшәү чыганакларның берсе. Ул булмый икән, авылда яшәп тә торасы түгел”.

Чирле мал итен ашыйсың киләме?

Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин яңа кагыйдәләр авылдагы мал асрауны чикләмәячәк, киресенчә, тәртипкә салачак дип саный.

"Авылга ясин укылачак"

"Авылга ясин укылачак"

“Гомер бакый мал кайда чалынды? Абзар артында! Дөресен әйтергә кирәк, бу эш антисанитария шартларында элек тә, әле дә башкарыла. Баш-тоягы, эчәгесе, тизәге – барысы да бергә, тиресен кайда телиләр, шунда ташлыйлар яки җиргә күмәләр. Тиресен җыючы кеше дә юк. Кан агызалар, ә бөтен чир шул каннан. Аннары бүген авылда рәтле мал чалучылар да калмады. Бу эшне белгечләр башкарырга тиеш, янында мал табибы булуы кирәк.

Яңа канун кирәкле. Аның 1 майдан ук гамәлгә керә дип кешеләрне куркытмагыз. Вакыт биреләчәк. Район җирлегендә мал чалыр өчен махсус урыннар җитәрлек итеп салыначак, анда суыткычлар да урнаштырылса тагын да яхшы. Һәр авыл шурасында бу эшләнер дип ышанам. Тәртип булырга тиеш. Без кызыккан Европада шулай эшләнә. Африка чумасы юкмы? Чит төбәкләрдән итләрне кертеләр, сезне бу куркытмыймы?”, ди депутат.

Коррупциянең бер төре

Югары Ослан районы Шеланга авылында кәҗәләр үрчетүче Мурат Сиразин “Татарстан республикасы депутатларының Думадагы хезмәттәшләре гөр килеп кабул иткән канунны хупламавы кирәк”, дип саный.

“Думада агромәсьәләләр комитеты җитәкчесе – Татарстаннан депутат Айрат Хәйруллин, ләкин агрохолдинг җитәкчеләренә мондый канунның гамәлгә керүе бик кирәк, аларга ул нык уңайлы. Авыл крестьяннәре аларга комачаулый гына. Инде авыл кешесе мал да чалып сатудан туктаса, алар тантана итәчәк.

"Мал булмаса авылда яшәп тә торасы юк"

"Мал булмаса авылда яшәп тә торасы юк"

Моңа кадәр дә тавыкны сатам дигән кеше мал табибының рөхсәте булмый торып, сату итә алмый иде. Тавыкны тикшерәләр, аннары “ашарга яраклы” дип белешмә бирәләр, ул кәгазь өчен 161 сум түлисең дә әле. Бу барып килеп кайтыр өчен бензинга киткән акчаны санамаганда. Сыер итен сатканда белешмә булмаса, сине нинди базарга кертсеннәр? Ә андагылар “сезнең белешмәгә ышанмыйбыз” диләр, үзләренең белгече тикшерә, акчаны аларга да түлисең, зур итеп ит кисәген дә алырга кыенсынмыйлар. Нәрсә яшереп торырга? Шулай бит ул.

Хәләл ит төшенчәсен дә онытырга ярамый. Мал ислам кануннары белән чалынды дип кем җавап тотачак? Махсус урында мулла торачакмы, чалучы мөселман буламы? Аннары күпләп чала торган урында маллар күп була, алар куркуга төшә, каннарында адреналин арта. Ә хәләллекнең бер кагыйдәсе – мал куркырга тиеш түгел.

Дәүләт үзе кешеләрне җинаять кылырга этәрәчәк. Рөхсәт ителми икән, кеше канунны үтәмәүнең урау юлларын табачак. Тегесенең кесәсенә салачак, монысына тамызачак, тикшерүче исә күз йомачак. Бу - коррупциянең бер төре.

Күрерсез, 1937 елның шымчылыгы авылга кайтачак. Салада уңышлы эшләүче кешене яратып бетермәүчеләр бар. Авыл советы тели икән, ул кешенең эшен тукта алачак. Күршесе дә үчләчеп “жалу” язарга тартынып тормаячак. Канун нигезендә шалт итеп хуҗалыгын ябалар да куялар.

"Хәләллекнең бер кагыйдәсе – мал куркырга тиеш түгел"

"Хәләллекнең бер кагыйдәсе – мал куркырга тиеш түгел"

Бу очракта нишләргә? Канунга каршы бару мөмкин түгел, ит өчен инкыйлаб ясап булмас. Шулай да Русия федератив дәүләт, ә Татарстан – республика, үзебезнең президент, парламент бар. Таможня регламентына каршы бара алмыйбыз икән, республика депутатлары авылда көн күрүче вак эшмәкәрләргә, мәчетләргә искәрмә булырлык маддәләр кертеп бу канунны кабул итә ала. Ит чалып көн күргән кеше үзе дә гади генә итеп түбәле корылма төзи ала, ул кешенең медицина белешмәсе булса, чалганда, итне эшкәрткәндә чиста киемен кисә, янында салкын, кайнар сулы контейнерлары булса, шул җитә.

Мин аңлыйм, Котлы бөкәш авылында яшәп ятучы абзый итен Беларуска сата икән, Таможня берлеге таләпләрен үтәргә тиеш. Әмма күршесенә, туганына ит саткан адәмгә бу катгый таләпләр ни өчен кирәк?” ди Сиразин.

"Азатлык" хәбәрчесе Татарстан дәүләт шурасының экология, табигатьтән файдалану, аграр сораулар буенча комитеты депутатларына бу турыда шалтыратты, ләкин анык кына җавап бирүче табылмады.

Дөрес, бер яктан бу эш изге нияттән башкарыла, кем генә нинди генә мал чалмый да, сатмый да. Халык дип зурлап сөйләргә яраткан түрәләр белми эшләмидер дип ышанасы килә. Ләкин Русиядә кануннарның, аеруча халык өчен дип кабул ителгәннәре кайчан гамәлдә булганы бар? Менә бу юлы да малны чалып, итне сату өйләрдә көмешкә куып, яшереп сатуга әйләнмәсме? Бик тә булырга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG