Accessibility links

Татарстанда тугызынчыны тәмамлаучылар татар теленнән тест бирәчәк


Быел Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар барсы да татар теле һәм әдәбиятыннан тест бирәчәк. Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов бу хакта фәрман имзалады.

Татар мәктәпләрендә укучылар өчен сораулык катлаулырак булачак һәм аңа җавап бирү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнгәннәр бирелгән сорауларга җавапны 2 сәгать 30 минут эчендә төгәлләргә тиеш.

Бу тестта алган билгеләр укучы аттестатына куелмаячак. Тест мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның нәтиҗәле булу-булмавын ачыклаячак. Бу сынау быел беренче тапкыр булганга икеле билгесе куелмаячак.

Тест 29 апрельгә билгеләнгән. Тесттан соң да укучылар ел ахырына кадәр татар теле һәм әдәбияты дәресләрен дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG