Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хоҗалы корбаннары искә алынды


Казанда Хоҗалы корбаннары искә алынды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Казанда Хоҗалы корбаннары искә алынды

26 февральдә Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре ялгыз пикет белән 1992 елда Таулы Карабахның Хоҗалы шәһәрендә булган геноцид корбаннарын искә алды.

Моннан 22 ел элек Таулы Карабахның Хоҗалы шәһәрендә булган канлы вакыйгалар Татарстанда да искә алынды.

1992 елның 26 февралендә Таулы Карабахның Хоҗалы шәһәрендә 613 азәри кешесе үтерелгән геноцид көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Наил Нәбиуллин һәм Айрат Шакиров ялгыз пикет белән азәрбайҗаннарга теләктәшлек күрсәтте.

Бауман урамында узган пикетта "26 февраль - Хоҗалы геноциды! Кардәшләр! Сезнең кайгы безнең дә кайгы!", "Азәрбайҗанлы кардәшәләр! Бүген без сезнең кайгыны уртаклашабыз!" дигән азәрбайҗан һәм урыс телләрендә язылган шигарләр күтәрелде.

Ризасызлык пикетын Бауман урамындагы сәгать янында уздырган Наил Нәбиуллин әлеге чарага азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтү максатыннан чыгуын әйтте.

"1992 елдагы Карабах сугышы вакытында Әрмәнстан хәрбиләре Азәрбайҗанның Хоҗалы шәһәрендә бер гаепсез 613 азәрине үтерде. Бу бер геноцид иде. Татарларга якын булган әзәри халкының бу көнен безнең оныту хакыбыз юк. Без аларга теләктәшлек белдерергә тиешбез. Бүген төрле илләрдә Хоҗалы геноциды көне уңаеннан төрле чаралар үтә. Казан да, татарлар да моннан читтә калмаска тиеш", дип белдерде ул.

Ялгыз пикетлар Наил Нәбиуллин һәм Айрат Шакировның Хоҗалы корбаннарына атап дога кылуы белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG