Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб"тә Айрат Имашев сәхнә тотты


"Калеб"тә Айрат Имашев
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:43 0:00

"Калеб"тә Айрат Имашев

25 февральдә яңа буын иҗат әһелләрен берләштергән "Калеб" проекты Камал театрында яшь опера җырчысы Айрат Имашев белән очрашу оештырды. Әлегә чарада Омар Хаям шигырьләре татарча җырланды. Айратның танылган бабасы, композитор Мәсгут Имашев та килгән иде.

"Калеб" яңа буын җыены барлыкка килгәннән башлап сан ягыннан түгел, ә сыйфатлы очрашу-тамашалар оештырырга тырышты. Яшь опера җырчысы Айрат Имашев белән очрашу да шундыйлардан булды. Камал театрының кече сәхнәсе тамашачы белән тулмаса да, сәхнә иҗат, яңа җырлар, яңа шигырь, иҗади фикер белән тулы иде.

Айрат татар, итальян телләрендә җырлаудан тыш, иҗатташ дусты, композитор Эльмир Низамов көйләренә язылган җырларны да башкарды. Махсус әлеге "Калеб" очрашуы өчен шагыйрә Резедә Гобәева Омар Хаямны тәрҗемә иткән, Айрат аны татарча җырлады. Резедәнең бер-ике шигыре үз теленнән дә, җыр булып та тамашачыга тәкъдим ителде.

Айрат Имашевның иҗатына багышланган музыкаль кичәдә Гөлнара Байназарова һәм Эльза Зайри ("Алканат" төркеме әйдаманы, җырчы Артур Исламовның тормыш иптәше) чыгыш ясады. "Калеб" проекты авторы Гүзәл Сәгыйтова белдергәнчә, Артур һәм Эльза белән дә махсус очрашу оештырырга ниятлиләр.

Инде югары сәнгать әсәрләрен яшьләр тарафыннан ишеттерү максатын да алган кичәнең биек ноктасы, Айратның бабасы, композитор Мәсгут Имашев сәхнәгә чыккач булгандыр. Ул оныгының кечкенәдән кешелек өчен кирәкле тармаклар - сәясәт, фәлсәфә, биология, тарих белән кызыксынып үсүен, киләчәктә опера һәм балет театры солисты булыр дигән теләк-өметләрен җиткерде. Имашевлар тамашачылар соравы буенча "Сабантуйлы Татарстан" җырын башкарып чыгышын йомгаклады.

XS
SM
MD
LG