Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40
Журналист тәрбияче булырга тиешме? дигән язмада бик кызыклы һәм бәхәсле тема күтәрелгән. Бу темага сөйләшүдә 10 кеше катнашса, 15 фикер буласы. Мәсьәләгә үз карашымны киштәләргә салып күрсәтәм.

РӨХСӘТЛЕ ЖУРНАЛИСТИКА

Иң элек журналист бәйсез булырга тиеш. Ул бүген Русиядә дүртенче хакимият түгел, йомышчы вазыйфасында. Ә йомышчы тәрбияләми, киресенчә, боза. Чөнки халыкны мәгълүматлы итү үзе үк тәрбия инде ул, нинди информация бирәсең бит. Кайсын язарга ярый, кайсысына рөхсәт юк. Бүген журналистка заказны, аңа бәяне укучысы түгел, журналистиканың ни икәнен дә аңламаган түрә бирә. Ул укучысына түгел, шул түрәгә бәйле.

Ләкин журналистика да әле “мин” дип чәчрәп чыгарга атлыгып тормый, бигрәк тә татарныкы. Белем дәрәҗәсе җитмиме, акчасызлыкмы. Әллә подотчетностьмы? Кечкенә генә хезмәт хакы алып та, эш биргәне өчен, син редакторга рәхмәтле булырга тиеш, ә тегесе редактор итеп тотканнары өчен өскә хисап тота. Бу бездә совет системасыннан калган, хәзер тагын да шомартылган ышанычлылык чылбыры-вертикале, ул коррупциянең бер төре.

МӘГЪЛҮМАТ ТӘРБИЯЛИ УЛ

Инде журналистның тәрбияви эшчәнлеге мәсьәләсенә якынрак килсәк, мәгълүматны төрлечә биреп була. Әйтик, гел мисал итеп китерәм: таможняда наркотик белән бер кешене тоткарладылар. Аннан 1 кило героин алдылар. Аның хакы фәләнчә миллион доллар тора, дип сөйли безнең журналист. Шунда эшсезлектән, акчасызлыктан интеккән тыңлаучы, укучы уйлап куя: кара ярыйсы эш бит. Гел эләктермиләр, мин тотылмам, бу эш белән шөгыльләнергә кирәк. Баегач туктыйм, мин эләкмәм.

Әгәр журналист шул ук мәгълүматны болай сөйләсә, хакын әйтмичә. Бу героин фәләнчә кешене агуларга җитәр иде, героинны бер кадаган кеше, инде энәгә утыра. Быел гына фәләнчә наркоман үлде, аларның уртача гомер озынлыгы 30дан да артмый. Алар наркотикка орынганнарына үкенә. Ә бу кеше безгә чит илдән үлем ташый. Таможня инде шундый фәләнчә кило үлем порошогын тоткарлаган. Бу кешеләргә фәләнчә ел төрмә яный...

Кайсы мәгълүмат тәрбияли? Аңлыйсыздыр. Дөрес юлны, максатны дөрес сайлый алу – эчке гыйлем дәрәҗәсеннән, әдәплелектән тора. 90нчы елларда башсыз журналистика да таратты наркоманияне. Наркотикларны өй шартларында ничек ясарга кирәклегенә инструкция бирделәр бит мәкалә язганда бу темага. Шуңа күрә узарга ярамаган чикләрне билгеләүче кануннары да кирәк. Ләкин...

ЧАЛЫШ КАНУННАР

Ләкин бездә еш кына яхшы булсын өчен булдырылмый кануннар. Әйтик, бүген гей пропаганданы тыю законын да мин өлешчә генә яклыйм. Аңа охшаш нидер кирәк, тик монысы чалыш закон, кирәкле юнәлештә эшләми, аны уңайсызларны эзәрлекләү өчен файдаланырга ипле. Ә шул ук вакытта ТВны ачсаң анда ирме, хатынмы икәнен аңлап булмый торган затлар, үзләренең бәхет диңгезендә коенуларын рекламалый. Иң уңышлылар, иң бәхетлеләр табигый җенесен бутаучылар. Безнең бала чакта өлге символлар Гагариннар, яшьлек чорында Шварценеггерлар булды. Ә бүген хатынша мужиклар кумир.

Менә шундый шартларда һәр нәрсәне аек акыл белән анализларга кирәк. Ә журналистның акылы барына караганда да аеграк булырга тиеш. Әгәр журналист хәбәр күреп, шуны күке кебек кычкыручы гына икән, аның поты бер тиен.

Журналист галиҗәнапләре, язганыңны, сөйләгәнеңне үзең дә укып чык! Һәм тәрбияви яктан бәя бир. Ялгыш почмактан кермәдеңме темага? Ни майтардың син бу мәкаләң белән? Шул сорауга җавап бир! Табиб кешенең тәнен, ә укытучы, шулай ук журналист та, аның җанын дәвалый. Димәк, журналист, телисеңме-теләмисеңме – ул тәрбияче. Ул фәлән бул дип тәртип өйрәтеп утырмый, аның эшчәнлеге җәмгыятькә зыян салырга да мөмкин. Журналистлар паника да тудыра, тынычландыра да ала.

АШАГАНЫМ ЮК, ЛӘКИН ТӘМСЕЗ

Кабатлап әйтәм: ялган тарату, бәйле, кемгәдер хисап тотучы журналистика җәмгыятьне тарката. Инде хак мәгълүматка ихтыяҗга килгәндә, без тоташ сүгенүчеләргә әйләнеп барабыз. Матбугатны сүгәбез, укырлык әйбер юк, дибез. Ә соңгы тапкыр кайсы газетаны укыдың да, кайсы телеканалны карап, анализладың соң? Ашамадым, ашаганым юк, ләкин тәмсез принцибы яши.

Башкасын әйтмим, акыллы сәхифә саналган менә шушы Азатлык форумында да куркаклар, дип безне, журналистларны еш сүгәләр. Ләкин бар армиябез дә куркак түгел бит. Мәсәлән, без язабыз. Өстебезгә кыенлыклар ала торабыз, барыбер язабыз. Шул ук тел проблемаларын да, дини вазгыятьне дә, көч структураларындагы җәзалауларны да, башкасын да фаш итәбез. Шуның өчен әле генә БЕЗНЕҢ ГӘҖИТне, минем үземне экстремизмда тикшерделәр. Хәтта социаль челтәрләрдәге битләрем дә ватылган иде, аннан да досье тупланган... Үзебезнең үк коллегабыз донос язган булган, нәкъ 37нче елдагы кебек. Хәзер шул журналистлар белән идарә итүче зур оешмага рәсми хат язарга җыенам: 1937 ел тәҗрибәсен каян алдылар икән?

2012 елда мөфтигә һөҗүм уйнап, театр оештырылгач, аның театр икәнлеген, артистлар уенын фаш итеп, чын хакыйкатьне, рәсми хәбәрләрдән үзгә икенче төрле карашларны да биргәнгә, мине кулга ала яздылар, шау чыгудан гына курыктылар. Мин авыл бабае гына түгел бит.

Шуңа күрә, бар да посып ята, кушканны гына үти дип тоташ сөйләмәгез. Укыгыз, бүгенге Русиядә дә, урысча гына түгел, татарча да үзгә фикерле язмалар укырга бар. Димәк, сүз иреге әле бар дигән сүз. Ә аны киңәйтү журналистларның үзеннән тора. Әлбәттә, укучыларыннан да тотнак кирәк.

2012 елда минем кулга алыну ихтималы турында сүз чыккач, редакциягә шалтыратучы әбиләр булды, ул-бу була калса, барып кремльне сүтәбез, диделәр. Бу да бер терәк, көч, бу кеше белән шаярырга куркыныч дигән сүз. Димәк, чын журналистиканы укучылары да ясый һәм яклый. Укучылары булмаса журналист берни эшли алмый.

МИНЕМ ФИКЕР: журналист тәрбияче түгел, дию – бу темага җиңелчә карау ул. Гомумән, журналист эшчәнлегенә бу яктан түгел, профессиональлек, кыюлык, гаделлек, принципиальлек дәрәҗәсе буенча бәя бирергә кирәк. Әлеге сыйфатларга ия булган журналист автомат рәвештә тәрбияче инде ул. Димәк, ул тәрбияләргә тиеш, тәрбияче түгел, дип бәхәсләшү кирәкмәгән эш булып чыга.

Гомумән, халык белән эшләүче һәр һөнәр, үзенчә тәрбияче ул. Хәтеремдә әле, бер данлыклы театр режиссеры халык алдына чыгып, театр тәрбияләргә тиеш түгел, дип тә белдергән иде. Без барыбыз да тәрбияче. Әйдәгез, моны инкяр итмик. Юкса, кереп баттык бит инде азгынлыкка.

Илфат Фәйзрахманов
"Безнең гәҗит" нәшире, Казан

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG