Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:08

Мәгълүмат чаралары: Янукович "Барвиха" шифаханәсендә


Хакимияттән читләштерелгән һәм халыкара эзләүдәге Украинаның элекке президенты Вмктор Янукович, кайбер хәбәрләргә караганда, Мәскәү янындагы “Барвиха” шифаханәсендә. Бу хакта РБК daily хәбәр итә.

Бу басмага югары дәрәҗәдәге түрәләр һәм эшмәкәрләрнең кайберләре Янукович 25 февраль төнендә Мәскәүгә килде, "Украина" кунакханәсендә тукталды дип сөйләгән. Бу мәгълүматны кунакханә җитәкчелегендәге чыганак та раслаган. Соңрак Януковичның Русия президенты эшләре идарәсенә караган "Барвиха" шифаханәсендә булуы хәбәр ителде.

Русия җитәкчелеге Януковичның илдә булуын кире кага. Русия федерация шурасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Михаил Маргелов Мәскәүнең "качып йөргән Украина президентын сыендырырга әзер түгел" икәнлеген әйтте.

Буген Русия хокук саклау оешмалары Украинадан әлегә Януковичның халыкара әзләүгә бирелүе турында документлар алмавын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG