Accessibility links

Русиядә Януковичка иминлек тәэмин ителәчәк


Русия хакимиятләре Виктор Янукович үтенечен канәгатьләндереп аңа иминлек тәэмин ителәчәген белдерде. Бу хакта “Интерфакс”ка Русия хакимиятләрендәге чыганак хәбәр иткән.

Янукович Украинаны сәяси кризистан чыгару өчен компромисс килешүләргә ирешергә җыенганын белдерде. Ул Югары Рада карарларын легетим түгел дип саный.

Аның сүзләренчә, парламент “Регионнар фиркасе” һәм башка фракцияләрнең күп кенә әгъзаларыннан тыш карар кабул итә. Ул әгъзалар тормышларына куркыныч янаганга, кайберләре физик көч куллануга дучар булганга, канунсыз рәвештә илдән китәргә булды, ди Янукович.
XS
SM
MD
LG