Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар журналистын искә алдылар


Венера Нәбиеваны искә алу кичәсеннән күренеш
Венера Нәбиеваны искә алу кичәсеннән күренеш

Уфада танылган татар журналисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Нәбиеваны искә алу кичәсе булып үтте. Әлеге чара абруйлы каләм әһеленә багышлап чыгарылган “Сакура чәчәге таҗлары” исемле китапның исем туе уңаеннан оештырылды. “Кызыл таң” гәзитендә узган очрашуда танылган журналистның туганнары, хезмәттәшләре катнашты һәм якты хатирәләре белән уртаклашты.

Венера ханым Нәбиева Башкортстанның Бүздәк районындагы Шланлыкул авылында туып үсә. Затлы-зыялы гаиләдән, Әбдразаков фамилияле морзалар нәселе дәвамчысы ул. Кечкенәдән язышырга яратучы кыз урау юллар белән булса да, барыбер журналисткага килә һәм гомерен милли матбугатка багышлый. Абруйлы “Кызыл таң” гәзитендә 60нчы еллар азагында беренче журналист хатын-кыз була ул. “Кызыл таң” гәзитенә бар гомерен диярлек биргән танылган журналист Равил Кәрамов сүзләренчә, нинди генә темага язса да, Венера Нәбиеваның мәкаләләре милли журналистиканың иң гүзәл үрнәкләренә әверелә.

“Үз стиле һәм үзенә генә хас матур теле белән күпләрдән аерылып тора иде аның иҗаты, - ди Равил ага. - Ә иң мөһиме – бик затлы, зыялы, күркәм холыклы кеше иде Венера. Татар хатын-кызларының иң гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган сылу кеше иде”. Шушы ук фикерне “Кызыл таң” гәзитенең элекке баш мөхәррире Расих Ханнанов та куәтли.

Венера Нәбиева
Венера Нәбиева
​Журналистика ветераны, танылган шагыйрә Фәния Габидуллина сүзләренчә, Венера ханым әллә күпме яшь каләм әһелләренә остаз булган, тәҗрибәсе белән юмарт уртаклашкан. Үз милләте, татар халкының мәнфәгатьләре өчен җан атып йөрүче, милли хокукларны кыю яклаучы да иде Венера Нәбиева, ди аның хезмәттәшләре.

Лаеклы ялга чыккач, озакка сузылган каты авыру белән көрәшә Венера ханым. Әмма азаккы сулышына кадәр кулыннан каләмен төшерми. Хәтта соңгы язмасын телдән әйттереп кенә яздыра һәм ул вафатыннан соң гына басылып чыга.

Дистәләрчә ел тупланган журналист хезмәтенең бер өлешен сөекле ире Марат ага күптән түгел зур күләмле китап итеп нәшер кылды. 45 ел бергә тату яшәгән җәмәгатен бик тә сагына ул. Бу гаиләдә булганда ир белән хатынның бер-берсенә булган ихтирамына, җылы мөнәсәбәтенә һәрчак соклана идем. 12 ел дәвамында атнасына өч тапкыр дәваханәгә ясалма бөер аппаратына йөртте Марат ага сөекле җәмәгатен.

Әйтергә кирәк, Марат әфәнде үзе бик абруйлы шәхес. Советлар берлегенең нефть сәнәгате отличнигы, Русиянең почетлы энергетигы дигән мактаулы исемнәргә лаек ул. Венера апа белән уллары Рөстәмне дә, үзләре кебек үк, акылы, булдыклы итеп тәрбиялиләр алар. Оныклары Динисламның да музыка өлкәсендәге уңышларына сөенеп яшиләр. Рәхәтләнеп иҗат итеп, гаилә җылысын тоеп яшисе дә, яшисе иде дә бит. Әмма, ни аяныч, Венера ханымның гомере, сакура чәчәге таҗлары кебек, кыска булды шул.

Венера Нәбиева иҗат үрнәкләреннән һәм аның хакындагы хатирәләрдән торган “Сакура чәчәге таҗлары” исемле китап татар һәм рус телләрендә басылган. Үзе утыз елга якын эшләгән “Кызыл таң” газетасы хезмәткәрләре дә бу игелекле эшкә үз өлешен кертә: кулъязмаларны компьютерда җыя һәм басмага әзерли. Ә матди чыгымнарны Марат ага Нәбиев күтәрә. Шуңа күрә дә китапның исем туе шушы басма редакциясендә оештырылды.

Танылган журналист хакында истәлекләре белән уртаклашырга биредә озак еллар эшләгән ветераннар да килгән. Аларның һәрберсе Венера апаның талантлы каләм әһеле һәм искиткеч күркәм холыклы шәхес булуына әлләникадәр мисаллар китерде. Әйе, милли матбугатыбызда тирән һәм якты үз калдыра Венера ханым Нәбиева. “Сакура чәчәге таҗлары” күренекле татар журналисты рухына бер дога булып барып ирешсен, дип теләде хәтер чарасында катнашучылар.
XS
SM
MD
LG