Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымны яулау эшенә Мәскәү Казанны да җикте


Кырым Югары радасы алдында баррикадалар. 27 февраль 2013
Кырым Югары радасы алдында баррикадалар. 27 февраль 2013

Пәнҗешәмбе Татарстан Дәүләт шурасы Кырымдагы вазгыятькә багышланган чираттан тыш утырыш үткәрде, ул тәмамлануга Кырымга махсус вәкиллек җибәрде.

Азатлык Дәүләт шурасы вәкилләре Акмәчеткә килеп төшеп ике сәгатьләп вакыт узгач депутат, шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм мәгариф, мәдният, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән элемтәгә керде. Дәүләт шурасы вәкилләренә Кырым Югары Радасына Татарстаннан алып килгән мөрәҗәгатьне тапшыру миссиясе йөкләнгән булган.

Казаннан килгән очкычта депутатлар Разил Вәлиев, Роберт Миңнулин, Рафаил Ногманов һәм Виктор Будариннан кала Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров белән аның кул астында эшләүче Рөстәм Гайнетдинов та бар.

Роберт Миңнуллин
Роберт Миңнуллин
"Сезне кемнәр каршы алды соң?" дигән сорауга Роберт Миңнуллин: "Үзебезнең егетләр инде", дип җавап бирде. Разил Вәлиев сүзләренчә, Дәүләт шурасы вәкилләре барысы дүрт кеше, алар аерым бер төркем, ә инде калган ике вәкил - Сәфәров һәм Гайнетдиновка килгәндә, депутатлар аларның нишләп, кемнәр белән очрашып йөрүен белми.

Азатлык шалтыраткан вакытта депутатлар кунакханәдә утыра һәм әлегә беркем белән дә очрашмаган иде. Вәкиллек Дәүләт шурасыныкы дип саналса да, төп эмиссар булып анда элекке силовик, озак еллар Татарстанның эчке эшләр министры буларак эшләгән, ә хәзер президент идарәсен җитәкләгән Әсгать Сәфәров тора. Аңа бу эшләрдә элек Татар конгресында, аңа кадәр КГБ/ФСБда хезмәт иткән, Әфган сугышында катнашкан Рөстәм Гайнетдинов ярдәм итә.

Сәфәров һәм Гайнетдинов Кырымдагы казантатарларының "Идел" берләшмәсе рәисе Илмир Тимергалиев, аңа кадәр Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белән очрашып сөйләшүләр үткәргән иде. Казан эмиссарлары кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелегенә Кырымның премьер-министры итеп әлегә вице-премьер булып торган Рөстәм Тимергалиевне куюны тәкъдим иткән, әмма Чубаров моны кире каккан дип хәбәр ителә.

Татарстан дәүләт шурасы мөрәҗәгате
Татарстан дәүләт шурасы мөрәҗәгате
Рөстәм Тимергалиев Кырымдагы "Идел" оешмасы рәисе Илмир Тимергалиевнең улы, элек ул Кырым Югары Радасында депутат булып торды.

Чәршәмбедә кырымтатарларың оешкан төстә Кырым Югары Рада утырышын булдырмый калдыруы, ярымутрауны кире үз тәэсиренә кайтару ниятен әллә ни яшермәгән Мәскәү өчен көтелмәгән булды. Шуннан соң төнлә Акмәчеттәге парламент һәм хөкүмәт биналары махсус кораллы төркем тарафыннан яулап алынды, һәм Кырымдагы эшләргә Казан да җәлеп ителде.

Махсус вәкиллек җибәрүдән тыш Татарстан башкаласында кырым татарлары белән әлегә кадәр тыгыз хезмәттәшлек булмавы турында сүз чыкты, атнакич төнгә каршы Акмәчеткә Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та килеп төшәргә тиеш. Ул конгресс исеменнән кырымтатар Мәҗлесенә хезмәттәшлек килешүе тәкъдим итәргә җыена. Килешү нечкәлекләре турында Азатлыкка ул: "Әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйм, иртәгә шалтыратырсыз", дип белдерде.

Ул арада Кырым Югары Радасы президиумының ярымутрауның киләчәк язмышы турында референдум үткәрү карары чыгарганы хәбәр ителде.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
"Югары Радада сезнең килгәнне беләләрме, алар белән элемтәгә кердегезме?" дигән сорауга Разил Вәлиев: "Мин үзем элемтәгә кермәдем, Дәүләт шурасыннан аларга хәбәр итәргә тиешләр иде. Без Дәүләт шурасы мөрәҗәгатен парламентка тапшырырга тиеш", диде Разил Вәлиев. Ул Кырымда күпме булачакларын, әллә бүген үк кайтып китәләрме – бу хакта да өздереп кенә әйтә алмады. Максатларының Кырымдагы вазгыятьне өйрәнү икәнлеген генә белдерде.

"Безнең иң беренче максатыбыз мондагы хәлләрне, мондагы вазгыятьне өйрәнү, чөнки безнең татарда "татар тотып карамыйча ышанмый" дигән сүз бар. Бүгенгә кадәр алган мәглүматыбыз – ул журнал, газет, радио, телевидение аша гына иде. Анда бер төрле мәгълүмат булырга мөмкин, ә без монда килеп үз күзләребез белән күреп, халык белән аралашып мондагы хәлләрне өйрәнергә уйлыйбыз. Аннан соң инде үз фикеребезне әйтәчәкбез.

Безнең максат – тынычлык, иминлек, һәр халыкның: татарның да, русның да, украинның да хокуклары бозылмасын, һәр халыкка ихтирам булырга тиеш. Эчке эшләренә тыкшынырга уйламыйбыз, безнең моңа хакыбыз да юк. Нинди дәүләт төзисен алар үзләре хәл итәргә тиешләр", диде Вәлиев.
XS
SM
MD
LG