Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

27 февраль Уфада Чаллыда яшәүче язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу үтте. Ул – соңгы 4 елда 65 мең тираж белән китап чыгарган бердәнбер татар язучысы.

Зифа Кадыйрова белән очрашу Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында башланды. Студентлар, язучылар һәм галимнәр катнашкан чарада төп сүз Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” исемле китабы турында барды. Башта язучы үзе хакында сөйләде:

– Мин Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туганмын. Егерме генә йортлы татар авылы. Авылдан күренекле җырчы Нәзифә Кадыйрова, язучы Кәрим Кара кебек шәхесләр чыккан. Дүртенче сыйныфтан соң фермада эшләргә туры килде. Урта мәктәпне исем өчен генә укып чыктым. Югары белем алу бәхете тимәде.

Студентлар белән очрашу

Студентлар белән очрашу

Чаллыда төзелеш башлангач, шунда чыгып киттем. Башта җәмәгатьчелек транспортында билет сатучы булып эшләдем. Билет сату, кул сузып акча җыю шундый уңайсыз булды. Шуннан мин үземне артист, пассажирларны тамашачылар итеп хис итә башладым. Бервакыт уйланып китеп барганда, ишетәм: пассажирлар бу автобуста кондуктор юк икән дип сөйләнә башладылар. Мин уйларымнан бүленеп: “Бар, бар!” дип кычкырып җибәрдем. Бу эш халык белән аралашу, аларның психологиясен өйрәнергә ярдәм итте.

Шуннан ит кибетендә сатучы булып эшләдем. Халык итнең теге, яки бу җирен сорый. Кемгә билдәмә, кемгә кабырга кирәк. Мин итнең ул өлешләрен аермыйм. Азак өйрәнеп киттем. Аннан соң төзелештә, азак электр монтажлаучы булып эшләдем. Ирләр арасында кәйлә, көрәк күтәреп җир казыдым, 80ешәр килограммлы кабель кәтүкләрен ике кыз күтәреп йөрдек.

Мин үземне язучы дип санамыйм. Күңелемдә булганнарын кагәзьгә төшерә башладым. Аларны йөз данә итеп чыгарып туганнарга, дусларга тараттым. Шуннан китапларымны сорап килә башладылар.

Соңгы дүрт елда дүрт китап чыгардым. Аларның гомум тиражы 65 мең. Узган елны ике китабымны унбишәр мең тираж белән чыгаруга бер миллион бер йөз мең сум акчам китте. Мине казна исәбенә чыгарганнары юк.

Башкортстан дәүләт университеты татар кафедрасы доценты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина:

Лилия Сәгыйдуллина

Лилия Сәгыйдуллина

– Зифа Кадыйрова феноменын мин әдәби-эстетик категорияләр яссылыгында тикшермәс идем: мондый тикшеренү өчен җитәрлек дәрәҗәдә җирлек юк дип уйлыйм. Миңа калса, бу күренешне социаль-мәдәни яктан тикшерү урынлы булыр, чөнки Зифа Кадыйрова бүгенге заман китап укучы аудиториясен яулап алу гына түгел, хәтта аны торгызу, терелтү эшен дә шактый уңышлы башкара икән – моның серен ачыклауга омтылу дөрес булыр.

Зифа Кадыйрованың төп укучысы хатын-кыз, ә хатын-кыз дөньясында хис-тойгы, эмоция, кичерешләр өстенлек итә. Шундый тональлеккә корылган әсәрләрне хатын-кызлар яратып укый. Юкка гына “хатын-кыз романы”, “мәхәббәт романы”, “сентименталь роман” кебек серияләр белән китап кибетләре тулмагандыр. Ә татар әдәбиятында бу жанрлар киң үсеш алган дип булмый. Димәк, Зифа Кадыйрова шул бушлыкны тутыручы, эшкәртүче ролендә чыгыш ясый.

Лилия Сәгыйдуллина Зифа Кадыйрова китапларының соңгы 20-30 ел эчендәге сабын опералары белән мавыккан халык зәвыгына аваздаш булуын, аларның әкиятләр кебек яхшы тәмамлануын ассызыклап, китапларның ял итәр өчен, баш миен тәнәфескә чыгарыр өчен файдалы булуын әйтте. Китаплар төрле булырга тиешлеген әйтеп, Зифа Кадыйрованы үз аудиториясен тапкан язучы дип атады.

Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән татар берләшмәсенең проза секциясе рәисе, язучы Дилбәр Булатова Зифа Кадыйрова әсәрләрен позитив рухта дип бәяләде. Алардагы геройларда усаллык, гаепләү кебек сыйфатлар булмау, тырышлык, хезмәт, сөйгән кешеңнең кадерен белү кебек сыйфатлар тәрбияләвен ирештерде. Китапта сәламәт эгоизм тантана итүен әйтте.

Китапны тикшерүдә катнашкан студентлар әсәрләрдә табигать күренешләрен тасвирлау белән мавыкмау, бүгенге көндә барган вакыйгалар, яшьләр турында булуына уңай бәя бирделәр. “Сагынырсың – мин булмам” китабын чират белән комсызланып, төннәр буе укып, өйгә бирелгән эшләрне башкармауларын ирештерделәр.

“Сәхибҗамал” оешмасында очрашу

“Сәхибҗамал” оешмасында очрашу

Аннан соң Зифа Кадыйрова белән Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасында очрашу узды. Бу чара да язучы белән танышудан башланды. Биредә Зифа Кадыйрова Чаллыга бер биштәр әйбер белән чыгып китеп, хәзер бик баюын әйтеп: “Төп байлыгым – йорт тулы халык”, дип шаяртты. Соңгы дүрт елда 63 очрашу уздыруын, алда 12 очрашу планлаштырылганын әйтте. Гади халыкның гади, үзләрен борчыган темалар белән кызыксынуын, үзенең шул юнәлештә эшләвен сөйләде. Чаллыда берничә ел элек Башкортстаннан чыккан кешеләр тулы зал белән чаралар уздырса, хәзер ярым буш залларда җыелуларын, милли үзаң кимүенә борчылуларын ирештерде.

Чара сорауларга җавап бирү формасында барды. Аларда башлыча хатын-кызларны борчыган проблемалар күтәрелде. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды. Анда китаптан бизеп барган халыкны китап укырга мәҗбүр итүе өчен язучыга рәхмәт сүзләре белдерделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG